20 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар шиннарына тиешле игътибар бирәме?
Транспорт чараларын эксплуатацияләугә куелган таләпләрне санга сукмау, төзек булмау аркасында йөртергә яраксыз транспорт чаралары белән идарә итү, һәлакәттә гаепле кешегә һәм анын корбаннарына күп авырлыклар китерә. Бигрәк тә бу факторлар юл тизлеген арттыру яки каршы як хәрәкәт полосасына чыгу кебек кагыйдә бозу очраклары белән бәйләнештә булсалар. Кышкы сезон башлану белән...
-
Сарманда гражданнарга юридик ярдәм күрсәтелде
20 декабрь - Бөтенроссия гражданнарга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне. Ул "Россия юристлар ассоциациясе" Бөтенроссия җәмәгать оешмасы тарафыннан игълан ителгән иде. Бу көнне юридик консультацияләр Швейцария, Польша, Украина һәм башка җирләрдә дә оештырыла. Ә Татарстан Республикасында бу көнне түләүсез юридик ярдәм РФ Президентының республикадагы, "Бердәм Россия" партиясе рәисенең җәмәгатьчелекне, партиянең...
-
Сарманда Кыш бабай җиңүчеләргә бүләкләр әзерләгән
27 декабрьдә район үзәгенең беренче номерлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә ир-ат командалары арасында Кыш бабай призына волейбол буенча ярышлар узачак. Алар 10:00 сәгатьтә башланачак. Ярышларда районның оешмалары һәм учреждениеләренең ир-ат спорт коллективлары катнаша ала. Командаларда табиб һәм җитәкче белән расланган гариза, яшәү урыны буенча даими пропискалы паспорт булырга тиеш....
-
Сарман сәнгать мәктәбе укучылары "Ватан" фестивалендә уңышлы чыгыш ясадылар
Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Борынгылар тудырган кыйммәтләребезне яшь буынга тапшырып, буыннар чылбырын чордан-чорга ялгап алып бару -һәр заманның изге бурычы. Күп кенә конкурс-фестивальләр хәзер шуңа йөз тота. "Ватан" исеме белән йөртелгән республика яшьләр халык иҗаты фестивале дүрт көн дәвамында яшьләрнең иҗат көчләрен бәяләде. Ә талантлы балалар исә үз осталыкларын кул...
-
Сарманда пиротехника белән сак кыланалар
Яңа елда пиротехник җайланмалар куллану гадәти хәлгә әверелеп бара. Кайчакта аларны куллану фаҗигага китерә. Мондый хәлләрне кисәтү өчен күп объетлар янында пиротехника кулланырга тыела. Аларга промышленность (бигрәк тә химия һәм төзелеш промышленносте), транспорт инфраструктурасы, ягулык-энергетика комплекслары, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары һәм массакүләм халык җыела торган урыннар керә.
-
Сарман районы – беренче унлыкта
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре үсешенең төп җитештерү-икътисадый күрсәткечләре буенча безнең район беренче унлыкка кергән. Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар тырышлыгы юкка булмаган, димәк.
-
Сарманлылар чыршыларны кисүгә каршы
Яңа елны кайсыбыз гына бизәлгән чыршысыз каршылый икән? Андыйлар, булса да, бармак белән генә санарлык булыр. Ә чыршы табу хәзер авыр эш түгел, базарларда, кибетләрдә аның җаның теләгәнен тәкъдим итәләр: урманнан яңа гына кисеп алып кайтылганын да, ясалмасын да, хәтта чүлмәктә үсә торганнарын да. Билгеле, ясалма чыршылар белән мәшәкать кимрәк,...