16 декабрь 2013 яңалыклары
-
Район халкы Яңа елга әзерләнә
Яңа ел якынлашкан саен, безнең аның белән бәйле сораштыруларыбыз да арта. Чираттагысы Яңа елга әзерлек белән бәйле. Әзерләнә башларга вакыт инде, күпме сузарга була? Сораштыру, гадәттәгечә, "ВКонтакте" сайтында үткәрелә. Шулай ук укыгыз: Сарманлылар Яңа ел ялларын ничек уздырырга уйлыйлар? Район халкы Яңа елны кайда каршылауны хуп күрә?
-
Иске кәшер мәктәбе укучысы Республика конкурсында җиңде
Узган атнада, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, Казан Кремлендә әсәрләр һәм рәсемнәр буенча узган Республика конкурсларына йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында - Иске Кәшер урта гомуми белем бирү мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Эдуард Рябинин. Аңа диплом һәм бүләк тапшырылды.
-
Сарман районында "Әфганстан – батырлык җире" конкурсының җиңүчеләре билгеләнде
2014 елның февраль аенда Әфганстаннан Совет гаскәрләренең чыгуына 25 ел булу сәбәпле, Республиканың балалар китапханәсе һәм хәрби комиссариаты балалар арасында "Әфганстан - батырлык җире" ("Место подвига - Афганистан") дип аталган иҗади конкурс үткәргән иде. Конкурсның муниципаль этабында җиңчеләр булып Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе укучысы Алмаз Әсәдуллин, Сарман урта...