13 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар калын боз өстеннән хәрәкәт итүне кулай күрәләр
Салкын һава торышы керү белән кышкы балык тоту сөючеләрне һәм бозда шуарга яратучы балаларны кисәтәбез: беренче боз каты түгел, ул кечкенә генә авырлыкны да күтәрә алмый. Транспортта боз аркылы чыгуны уйларга да ярамый. Көндез боз тагын да зәгыйфьләнә, юкара. Кар катламы исә алдам булырга мөмкин. Шуңа күрә әйтәсе килә: язмышны...
-
Сарманлылар штрафлар артуга ничек карый?
15 ноябрьдән җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен штрафлар күләме нык кына арттырылды. Райондашларның бу хакта ни уйлауларын белергә теләп, сораштыру үткәрәбез. Шулай ук укыгыз: Тәмәке тартучыларга Сарманда кара көннәр җитә
-
Хәбәрләр
Хәбәрләр. Күптән түгел "Әлмәтнефть" идарәсе ветераннары Сарманга килде. Алар районның истәлекле урыннары белән таныштылар, Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар. Район мәдәният йортында алар хөрмәтенә концерт программасы күрсәтелде. Ләке мәдәният йорты каршында эшләп киләче "Иганә" фольклор ансамбленең чыгышын әлмәтлеләр яратып кабул итте. Инвалидлар декадасы уңаеннан Яңа Әхмәт...
-
Сарманлылар өчен "кайнар линия" телефоннары эшләячәк
16-17 декабрь көннәрендә юл хәрәкәте куркынычсызлыгы сораулары буенча телефон "кайнар линияләре" эшләячәк. Кирәкле мәгълүмат алырга, бәхәсле мәсьәләләрне чишәргә Татарстан Республикасының кеше хокуклары буенча уполномоченныйлары, Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча ЮХИДИ идарәсе вәкилләре, Татарстан Республикасының яшь юристлар ассоциациясе әгъзалары һәм "16 RUS" исемле куркынычсызлык өчен яшьләр хәрәкәте ярдәм итәчәкләр. Консультация...
-
Сарман редакциясендә чәй көне уза
Әгәр дә теге яки бу сәбәп белән газетабызга 2014 елның беренче яртысына язылырга өлгермәгән булсагыз, ашыгыгыз: хәзерге вакытта Сарман редакциясендә чәй көне үткәрелә. Кунакка килегез, чәй белән сыйланып, бер уңайдан "Сарман" яки "Новый Сарман" газетасына язылып та китәрсез. Самавыр кайнап, коймаклар пешеп тора. Рәхим итегез, көтәбез! Шулай ук укыгыз: Сарман...
-
Башкарма комитет "Сарман" кинотеатрына күчте
Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты урынын алыштырды - хәзер ул "Сарман" кинотеатры бинасына урнашты. Керү - бинаның ян ягыннан. Терешкова урамыннан машина белән керү юлы һәм машиналарны кую урыны да бар.
-
Җәлил дзюдочылары республика беренчелегендә уңышлы чыгыш ясадылар
6-8 декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә 1997-1999 елгы егетләр һәм кызлар арасында дзюдо буенча республика беренчелеге үткәрелде. Анда Җәлил поселогының икенче санлы балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе спортчылары да катнаштылар. Ике көн барган киеренке бәйгедә Дарья Щербакова һәм Владислав Владимиров II урынны алдылар. Данис Садыйковны да уңай яктан билгеләп үтәсе килә....
-
Җәлилдә гомуми белем бирү организацияләре җитәкчеләренең җыелышы узды
Җыелыш гимназиядә үтте. Утырышта район башлыгының коррупциягә каршы көрәш сораулары буенча ярдәмчесе Наил Миннегулов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәгълүмати-методик үзәк директоры Дания Зиннәтуллина катнаштылар. Көн тәртибендә коррупциягә каршы көрәш, бердәм дәүләт имтиханы һәм дәүләт йомгаклау аттестациясе, Яңа елга әзерлек, балаларны транспортта йөртү куркынычсызлыгы, кышкы каникулларда үткәреләчәк чаралар буенча...