11 декабрь 2013 яңалыклары
-
Укытучысын кыйнаган Күтәмәле егете үзәк хастаханәнең хирургия бүлегендә ята
Күтәмәледә укытучысын кыйнаган һәм участок уполномоченныена да каршылык күрсәткән үсмернең алдагы язмышы белән кызыксынып, Эчке эшләр бүлегенә һәм район үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать иттек. Без аның аягы яралануы турында беләбез. Тик кичә 21:25 сәгатьтә "Ашыгыч ярдәм" бүлегенә китерелгән һәм хәзерге вакытта хирургия бүлегендә ятучы ул пациентның хәле турында мәгълүматны, "табиблык сере"...
-
Сарманда медицина хезмәткәрләре җыелышы узды
Узган атнада Сарман район үзәк хастаханәсендә участок, амбулатория, гомуми практика табиблары, шәфкать туташлары, педиатрлар һәм баш табиб урынбасарлары катнашында җыелыш булды. Анда диспансерлаштыру, бюджет өлкәсе хезмәткәрләрен медицина тикшерүе буенча эшләр, туберкулезга каршы көрәш нәтиҗәләре, медицина эшчеләре арасында ришвәтчелекне бетерү турында мәсьәләләр каралды.
-
Сарманның "Бердәм Россия"леләре елга йомгак ясады
11 декабрьдә район үзәгенең "Сарман" кинотеатрында "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Сарман җирле бүлекчәсенең чираттагы конференциясе үткәрелде. Аңа партиянең Сарман җирле бүлекчәсе Политсовет Секретаре Нәфис Закиров рәислек итте. Конференциядә җирле бүлекчәнең Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Шәрәфетдиновның быел башкарылган эшләр турында отчеты тыңланды. Алар шактый. Болар белән беррәттән, ул партия сафларының елдан-ел...
-
Сарман редакциясе чәйгә чакыра
15 декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара чәй көне уңаеннан 13 декабрьдә редакциягә кунаклар чакырып, Абунәче көне дә уздырырга булдык әле. Теге яки бу сәбәп белән газетабызга 2014 елның беренче яртысына язылырга өлгермәгән булсагыз, кунакка килегез, чәй белән сыйланып, бер уңайдан "Сарман" яки "Новый Сарман" газетасына язылып та китәрсез. Сюрпризлар да булачак!...
-
Күтәмәледә бер укучы укытучысын кыйнаган
Күтәмәле авылында 15 яшьлек егет эчкән халәттә маҗаралар кылган. Вакыйгалар шаһитлары сүзләренә караганда, башта ул кибеткә ут төрткән булса кирәк. Бәхеткә каршы, бәланы вакытында туктатып калганнар. Тәртипсез укучының явыз гамәлләре моның белән генә тәмамланмый: өенә кайтканын сагалап торып, мәктәп завучын кыйный, салкын корал белән яный. Аны полиция хезмәткәре генә туктатып...
-
"Сарман"ны йөз грамм уылдыкка алыштырмыйм
Шушы көннәрдә кулыма бер кибетнең яңа ел алды ташламалары тәкъдим ителгән журналы килеп эләкте. Бәяләргә күз салам. 550 граммлы туңдырма 289 сум тора. 75 граммлы бер банка кәһвәнең бәясе - 288 сум. Бу бәягә безнең "Сарман" я "Новый Сарман"га язылып була икән бит. Өстәвенә, ярты ел буе, рәхәтләнеп, үзеңә рухи...