9 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда чираттагы киңәшмә узды
Бүген район Советында чираттагы эшлекле дүшәмбе киңәшмәсе узды. Аны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров алып барды. Беренче көн тәртибе буенча 131 нче янгын часте начальнигы Илдар Гыйззәтуллин чыгыш ясады. Ул кышкы чорда юл хәрәкәте куркынычсызлыгын саклау турында сөйләде. Элемтә линияләрен саклау тәэмин итү буенча Сарман элемтә челтәре җитәкчесе Илсур Сәлимгәрәев...
-
Сарманлылар Яңа ел ялларын ничек уздырырга уйлыйлар?
Яңа елга өч атна диярлек вакыт калып килә. Ялларны/каникулларны ничек уздыруны планлаштыра башларга кирәк. Безнең район халкы бу хакта уйлый башладымы икән? Моны белер өчен без "ВКонтакте" сайтында сораштыру урнаштырабыз.
-
Сарманлылар "Яңа ел казы" ярминкәләрендә катнаша алалар
Ярминкәләрдә ит продукциясе, каз, үрдәк итләре сатылачак. Алар 14-15, 21-22 декабрь көннәрендә Азатлык мәйданында, 28-29 декабрь көннәрендә "Южный" агропром паркында, 28 декабрьдә Сарман трактында үткәреләчәк. Ярминкәләрнең эш вакыты: 8:00-15:00 сәгатьтә.
-
Сарманда кулланучылар хокукларын яклауга кагылган сораулар буенча гражданнар кабул итү узачак
10 декабрь көнне 11:00-12:00 сәгатьтә район башкарма комитетының 1-2 кабинетында Татарстан Республикасы дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов кулланучылар хокукларын яклауга кагылган сораулар буенча гражданнар кабул итә. Белешмәләр өчен телефон: 2-47-55.
-
Сарманда Үзәк чыршыны бизи башладылар
Хәзерге вакытта Сарманда Яңа елга әзерлек эшләренең иң кызу вакыты: ял паркында Үзәк чыршының каркасын ботаклар белән бизи башладылар. Сарманда Яңа елга әзерлек эшләре башланды
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылу дәвам итә
15 декабрьдә билгеләп үтеләчәк Халыкара чәй көне уңаеннан 13 декабрьдә редакциягә кунаклар чакырырга булдык әле. Теге яки бу сәбәп белән газетабызга 2014 елның беренче яртысына язылырга өлгермәгән укучыларыбыз, сезне кунакка дәшәбез бу юлы. Килегез, чәй белән сыйланып, бер уңайдан "Сарман" яки "Новый Сарман" газетасына язылып та китәрсез. Сюрпризлар да булачак!
-
Сарманда Ватан геройлары көненә митинг узды
Митинг Сарман ял паркында узды. Анда Сарман урта мәктәбе укучылары килгән иде. Алар белән бергә чарада Тормыш куркынычсызлыгы нигезләре дәресе укытучысы Гөлүс Габдуллин да катнашты. Республика Хәрби комиссариатының Сарман һәм Мөслим районнары буенча бүлек начальнигы Дашгын Гасанов котлау сүзләре әйтте һәм теләкләрен җиткерде. Шулай ук укыгыз: Якташыбыз Александр Казаковның исеме...
-
Якташыбыз Александр Казаковның исеме мәңге онытылмас
Хәтер… Вакыт дигән елга безне дәһшәтле сугыш елларыннан ерак алып китсә, окопларның урыннары тигезләнеп, янган авыл, шәһәрләр урынында яңалары төзелсә, яңа буын кешеләр үссә дә, Бөек Ватан сугышы хәтерләрдән мәңге җуелмас. Безнең Александровка авылында ярлы крестьян гаиләсендә туып-үскән Александр Казаковның исеме дә онытылмас. Яшьли ятим калган Саша апасы тәрбиясендә үсә....
-
Сарман районында каналлар эшләрен вакытлыча туктатып торалар
Сарманда цифрлы җир өсте эфир тапшыру челтәре төзү эшләре уздыру сәбәпле, районда 9-14декабрь көннәрендә 8:00-18:00 сәгать вакыт арасында "Россия К", "Россия 2", "НТВ", "Яңа гасыр телевидениесе" телеканаллары һәм "Яңа гасыр радиосы" радиоканалы үз эшләрен туктатып торачаклар.