5 декабрь 2013 яңалыклары
-
Иске Минзәләбаш мәктәбенә Адлер Тимергалин исемендәге мемориаль такта ачу тантанасы узды
Җир йөзендә бары ике нәрсә үлемсездер: истәлек һәм хәтер, диләр. Истәлекләрне ничек саклавыбыз, үткәннәрне хәтердә ничек тотуыбыз исә бүген безнең нинди кешеләр булуыбыз турында сөйли торгандыр. Һәркайсыбызның үз җиренең патриоты булуы, үз авылының эшчән кыз-уллары белән горурланып, бакыйлыкка күчкәннәрен искә алып торуы, бүгенге тормышыбызны, мөгаен, тагын да матуррак, мәгънәлерәк итәдер....
-
Сарманда һәм Җәлилдә күп фатирлы торак йортларда капиталь ремонт төгәлләнде
Ремонт эшләре Сарман авылында - ике һәм Җәлил бистәсендә дүрт йортта алып барылды. Аларда салкын су, җылылык, канализация системалары алыштырылды, түбә ябу һәм фасад ремонтлау эшләре башкарылды. Фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карагыз.
-
Сарманда "Фиат" ачкычы табылды
Сарманның Гаяз Исхакый урамының 3 нче йорты янында "Фиат" автомобиле ачкычы табылды. Югалтучы 89872711473 номерына шалтыратсын. Кызганычка каршы, ачкычның фотосы бездә юк.
-
Сарман гимназиясе укучылары Түбән Камада теннис ярышларында уңышлы чыгыш ясадылар
28-30 ноябрь көннәрендә Түбән Кама шәһәрендә Олег Аллаяров истәлегенә өстәл теннисы буенча XIII турнир булды. Анда безнең район теннисчылары да уңышлы гына чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучысы Динар Йосыпов 2000 елгы һәм кечерәкләр арасында (ул үзе - 2002 елгы) җиңүче булды. Шул ук гимназия укучысы Булат Латыйпов (2003 елгы) бишенче...
-
Сарманда газ бирү вакытлыча туктатылып торачак
Ремонт эшләре бару сәбәпле, 6 декабрьдә 9:00 сәгатьтән эшләр беткәнчегә кадәр Сарман гимназиясендә һәм ипи комбинатында газ бирү вакытлыча туктатылачак.
-
Сарманда Яңа елга әзерлек эшләре башланды
Сарман ял паркында Яңа елга әзерләнә башладылар. Анда Үзәк чыршыны урнаштыру эшләре бара.
-
Сарманда коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узды
Утырышта Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров, Сарман район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Билалов, район полициясе начальнигы Салават Галимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева чыгыш ясадылар. Көн кадагына "Сарман муниципаль районында "көнкүреш коррупциясен" минимальләштерү буенча кабул ителгән чаралар турында" сорау кертелгән иде.
-
Хәбәрләр
Хәбәрләр. "2013 ел - экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы" кысаларында Татарстан Министрлар Кабинеты "Кеше һәм табигать" дип исемләнгән конкурс игълан иткән иде. Анда "Сарман" радиосы да катнашты һәм республика масса-күләм мәгълүмат чаралары арасында "Яхшы радиосюжет" номинациясендә өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 10 декабрь көнне Казанның "Корстон"...
-
Палас тукучы Мәрьям апа Рангазарда яши
Рангазар авылында яшәүче Рәүф һәм Мәрьям Кәрамиевлар гаиләсен һәркем белә. Мәрьям апа паласлар, картиналар тукый, урындык җәймәләре ясый, кечкенә мендәрчекләр чигә, бәйли. Хәзерге көнгә ул инде 200 данә урындык җәймәләре чиккән. "Дүртәрләп бүләк итсәм дә, 50 генә кешегә җитә бит әле", - дип шаярта ул. Мәрьям апа балалар бакчасында мөдир...