4 декабрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында алкогольне азрак куллана башлаганнар
2013 елның январьдән октябрьгә кадәр булган күрсәткечләр буенча, Сарман халкы, 2012 елның шул ук вакыт арасы белән чагыштырганда, алкоголь продукциясен сизелерлек дәрәҗәдә азрак куллана башлаган. Бу турыда күбрәк беләсегез килсә, Сарман муниципаль районы порталына кереп укыгыз (язманың урысча варианты).
-
Сарманга Әнвәр Гәрәев килде
4 октябрьдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә Яр Чаллы шәһәренең сукырлар җәмгыяте рәисе Әнвәр Гәрәев килде. Ул күрү буенча инвалидларга булган бушлай җайланмалар турында сөйләде. Алар арасында - аудиокитаплар саклау өчен махсус җайланма, тонометр, термометр, юл күрсәтүче этләр, таяклар һәм башкалар. Шулай ук ул сукырлар өчен чыгарылган кәрәзле...
-
Хәбәрләр
Хәбәрләр. 1 январьдан район үзәк больницасында табибка электрон чират буенча язылырга мөмкин булачак. Бер авыруны карау өчен 20 минут вакыт бирелә. Чират шуның нигезендә билгеләнә. Республикада ягулык-майлау материалларының сыйфатын тикшерү айлыгы бара. Ягулык салганда, аның сыйфат паспортын сорарга кирәк, диләр белгечләр. Сыйфатсыз ягулыкка юлыккан очракта, "кайнар линия" гә, аерым алганда,...
-
Сарманлылар өчен декабрь аена намаз вакытлары
2013 ел Декабрь аена намаз вакытлары 1435 ел Мил көн Атна көне Иртәнге намаз Кояш чыга Өйлә намазы Икенде намазы Ахшам намазы Ястү намазы* Һиҗри көн 1 Якшәмбе 06:40 08:32 12:25 14:06 16:05 17:58 27 2 Дүшәмбе 06:40 08:32 12:25 14:06 16:05 17:58 28 3 Сишәмбе 06:42 08:33 12:25 14:06...
-
"Шәфкать"тә мөмкимнлекләре чикләнгәннәр үз сәләтләрен күрсәттеләр
3 декабрьдә Сарманның "Шәфкать" халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә Инвалидлар ункөнлеге уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр гаиләләре арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" ярышлары узды. Чарада дүрт команда катнашты: "Чисталык" - Фирдания Шакирова һәм Өлфәт Габделхаков, "Сәләтлеләр" - Раушан Султанов һәм аның әбисе Мөнәвәрә апа, "Бердәмлек" - Лениза Газизова (әтисе Данияр һәм...
-
Җәлилдә "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" фестивале узды
Ноябрь ахырында Җәлил бистәсенең мәдәният йортында район мәктәпләре командалары арасында "Шаяннар һәм тапкырлар клубы" фестивале узды. Ярышларда Сарманның "Татарский акцент", "Рио-де-Жанейро", Җәлил икенче урта мәктәбенең "Онлайн" командалары катнашты. Чакырылганнар арасында - НГДУ Җәлилнефтьнең "УП-9" һәм Сарман аграр көллиятенең "Понабрали" командалары. Беренче урынны Җәлил икенче урта мәктәбенең "Онлайн" командасы алды.