САРМАН
  • Рус Тат
  • 2 декабрь 2013 яңалыклары

    • 2 декабрь 2013 - 12:53
      Сарманның демографик хәле яхшыра
      Без бүген Сарман 160 нчы бала теркәлү турында яңалык куйган идек. Шуннан соң Сарманда тагын биш бала теркәлергә өлгерде. Аларга Аишә, Динә, Алинә, Риназ, Алмаз дип исемнәр куштылар.
      504
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 12:44
      Район үзәк хастаханәсендә хирургия бүлеге янәдән эшли башлады
      Сарман үзәк район хастаханәсендә капиталь ремонттан соң хирургия бүлеге эшен яңартты. Барлык яңартулар СанПин таләпләренә һәм яңа технологияләргә туры килә. Капиталь ремонт вакытында идән, түшәм, электр чыбыкларын алыштырылды. Шулай ук палаталар һәм персонал өчен бүлмәләр тулысынча үзгәрде, оборудование яңартылды. Шулай ук укыгыз: Сарман үзәк район хастаханәсе яңара бара
      512
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 10:02
      Район мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләре санына керә
      Республикада хокук бозуларны кисәтү буенча кабул ителгән комплекслы программаны тормышка ашыру кысаларында, ел саен бәйге игълан итеп, балигъ булмаганнар белән эшләүче иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләрен билгелиләр. Районнарда иң яхшы дип табылганнар республика күләмендә ярыша. Быел районнан бу конкурста мәдәният бүлегенең баш белгече Роза Гилева катнашты һәм «Защита детства» номинациясендә II...
      522
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 08:59
      Яр Чаллы-Сарман юлында өч машина катнашында авария булды
      29 ноябрьдә 19:45 сәгатьтә Яр Чаллы-Сарман юлының 37 километрында Шевроле Нива автомобиле йөртүчесе, тиешле тизлекне сакламыйча, бозлавыкны исәпкә алмыйча һәм үзенең автомобиле белән юлның киңлеген чамаламыйча, каршы якка чыга һәм Киа Рио автомобиле белән бәрелешә. Бәрелүдән Киа Рио автомобиле каршы якка чыга ГАЗ-33104 автомобиленә бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә Киа Рио...
      959
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 07:16
      Сарманда сайлау комиссияләре эшләренә бәйле семинар узды
      Муниципаль район Советында "Сайлау процессының хокукый нигезләре һәм участок сайлау комиссияләренең эшен оештыру" темасына семинар узды. Кереш сүз белән Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров чыгыш ясады. Шулай ук семинарда Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобайдуллин, аның урынбасары Валентина Каменькова, Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең оештыру-методик бүлеге мөдире...
      1012
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 06:09
      Дими Тарлау авылында янгын чыккан
      1 декабрьдә Дими Тарлау авылында шәхси хуҗалыкта янгын чыккан. Йорт утын белән җылытыла торган булган. Янгын, мичне караучысыз калдыру сәбәпле, аның артык кызуы аркасында килеп чыккан. Янгын сүндерүчеләрнең профессиональ эшләве нәтиҗәсендә, ут күрше-тирәгә таралырга өлгерми. Өйнең түбәсе тулысынча янып бетә. Шулай ук укыгыз: Сарманда чыккан янгында бер ир-ат мәете табылган
      634
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 05:37
      Александровкада дүрт яшьлек бала трактордан егылган
      29 ноябрьдә Александровка авылында авыл хуҗалыгы эшләре башкарган "Беларус" тракторы тәрәзәсеннән дүрт яшьлек бала егылып төшә. Каты бәрелүдән бала шунда ук вафат була. Трактор йөртүче баланың әтисе булган.
      477
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 05:17
      Сарманда 160 нчы бала теркәлде
      Сарман районының ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, Сарманда 160 нчы бала теркәлде. Илсур һәм Дилия Солтановлар гаиләсендә икенче бала - Алия дөньяга аваз салды. Районда 2013 елның 11 аенда 380 бала туган. Шулай ук укыгыз: Сарманда 130 нчы бала теркәлде
      436
      0
      0
    • 2 декабрь 2013 - 04:26
      Сарман районы командасы шахмат ярышларында өченче урын алды
      Ноябрь ахырында казан шәһәренең Рәшит Нәҗметдинов исемендәге шахмат клубында Татарстан Республикасы шахмат чемпионаты узды. Турнирны Казандагы авиакатастрофа корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән Татарстан Республикасының шахмат федерациясе президенты Геннадий Захаров ачты. Чемпионатта Татарстаннан 20 команда катнашты. Сарман районы командасы, Бухгольц коэффициенты буенча Лениногорск һәм Чистай районы командаларына беренче ике урынны...
      479
      0
      0
    Реклама