30 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында беренче ярдәм күрсәтү объектлары үзгәртеп корыла
Сарман районында беренче ярдәм күрсәтү объектларын үзгәртеп кору программасы дәвам итә. Хәзерге вакытта 23 фельдшер-акушерлык пунктларына капиталь ремонт ясалган, Илексаз, Карашай Саклау, Сулы Саклау, Азалак авылларында яңалар төзелгән. Александровка врач амбулаториясенә реконструкция үткәрелгән. Сарман үзәк хастаханәсенең кабул итү бүлегендә капиталь ремонт булган, яңа медицина җиһазлары алынган.
-
Сарман үзәк китапханәсендә яңа күргәзмә эшли
28 ноябрьдән Сарман үзәк китапханәсендә язучы, шагыйрь Гадел Кутуй тууына 110 ел уңаеннан "Талантлы әдип һәм ялкынлы көрәшче" дип аталган китап күргәзмәсе эшли.
-
Каташ Каранда "халык" исемен йөртүче коллективлар аттестация үтте
27 ноябрьдә Каташ Каран авылында ачылган мәдәният йортында 2012 елда кертелгән программа нигезендә ""халык" исемен йөртүче коллективлар аттестация үтте. Концертта Ләке мәдәният йорты каршындагы "Иганә" керәшен халык фольклор ансамбле, Җәлил мәдәният сараендагы "Апрель" халык бию коллективы, Мөслим районы "Энҗе" бию, "Мөслим тургайлары" фольклор коллективлары һәм аерым башкаручылар чыгыш ясады.
-
Сарман районында күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүленеп бирелде
Сарман районында күп балалы гаиләләргә 456 җир участогы бүленеп бирелде. Бу елның 29 ноябренә күп балалы гаиләләрдән кабул ителгән гаризалар буенча 458 гаиләгә бушлай җир участогы бирү турында карар кылынып, исемлеккә кертелде. Сарман муниципаль районы мөлкәт һәм җир палатасы белгечләренең хәбәрләре буенча, барлыгы районда кадастр хисабына 571 җир участогы куелган....