28 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар борчыган сорауларын партиягә җиткерә алалар
"Бердәм Россия" сәяси партиясе оешуның унике еллыгы кысаларында, партиянең җирле бүлекчәсе 2 декабрьдә 13.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр халыкны кабул итү үткәрә. Җәмәгатьчелек белән очрашуда юристлар, адвокат, нотариус, депутатлар катнашачак. Кабул итү "Сарман" кинотеатрының конференцияләр залында узачак.
-
хәбәрләр
Хәбәрләр. Җәлилдә гимназия ачылуга 10 ел тулды. Шул уңайдан анда зур чара үтте. Җәлил беренче урта мәктәбенең "Фотостудия", Яшь кинематограф" түгәрәкләре өчен яңа җиһазлар кайтты - укучыларга иҗади эшләү өчен мөмкинлекләр артты. Илексазда "Тормышыбызны саклап калыйк" дигән акция үтте. 3-5 класс укучылары, ДАИ инспекторлары белән берлектә, машина йөртүчеләрне туктаттылар, аларны...
-
Сарманда "скандинав йөреш"ен кулланалар
"Скандинав йөреш"енең асылы бик гади - махсус таяклар кулланып, ачык һавада хәрәкәт итү. Ул бераз чаңгыда йөрүне хәтерләтә, тик чаңгылар гына юк. Бу барлык кешенең дә кулыннан киләрлек шөгыль, дисәң дә була. Аеруча әлеге ысул өлкән кешеләр өчен файдалы, чөнки кул-аяк, гәүдә мускулларын активлаштыра, йөрәк, үпкә эшчәнлеген яхшырта. Шулай ук...
-
Сарманда театральләштерелгән концерт узды
26 ноябрьдә район мәдәният йортында "Тормыш чыганагы син, әнкәй" дип исемләнгән театральләштерелгән концерт узды. Анда "Яшьлек" җыр-бию ансамбле, "Ясмин", "Старкс" бию коллективлары, "Моң" гармунчылар коллективы, катнаш вокаль ансамбльләр, аерым башкаручылар катнашты.
-
Сарманда Куйбышев урамында знак кире куелды
Күптән түгел без бу урам чатында "Уступите дорогу" дигән знак кирәге турында язган идек. Озак вакыт үтмәде, бу знак анда янәдән пәйда булды. Шуңа күрә, игътибарлы булыгыз, юл кагыйдәләрен бозмагыз, бер-берегезне хөрмәт итегез! Шул вакытта гына юл һәлакәтләрен кисәтеп була. Знак куйганчы фото:
-
Азалак мәктәбендә паспорт тапшыру тантанасы узды
Азалак төп гомуми белем бирү мәктәбендә 14 яше тулган укучыга паспорт тапшыру тантанасы узды. 7 сыйныф укучысы Гүзәл Локмановага паспорт тапшыру тантанасында Азалак авылы җирлеге башлыгы урынбасары Әлфинур Харисова катнашты. Ул Гүзәлне тулы хокуклы гражданин булуы белән котлады. 14 ел элек Гүзәлнең әти-әнисе авыл советына сабыйларының беренче документы - туу...
-
Җәлил беренче мәктәбенә яңа җиһазлар кайтты
Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче Җәлил беренче урта гомуми белем бирү мәктәбенә фәнни-техник иҗатының база мәйданчыгы өчен җиһазлар кайтты. Әлеге вакытта яңа җиһазларны үзләштерү һәм куллану бара. Гомуми алганда, җиһазлар "Фотостудия" һәм "Яшь кинематограф" түгәрәкләренә кайтты. Шулай ук фәнни-техник иҗатының база мәйданчыгы кысаларында өстәмә белем бирү педагогларының атна саен җыелыәлары узачак....