27 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Район мәктәпләре җылы санитария үзәкләре белән тәэмин ителә
Әлеге ремонт эшләре районның җиде мәктәбендә үткәрелә: Иске Кәшер, Александровка, Илексаз, Мортыштамак, Ләшәү Тамак, Зур Нөркәй урта мәктәпләрендә һәм Кәүҗияк гомумбелем бирү мәктәбендә. Иске Кәшер урта мәктәбендә эшләр тәмамланган, Александровка авылында төгәлләнеп киләләр.
-
Җәлил гимназиясе юбилеен билгеләп үтте
Шушы көннәрдә Җәлил гимназиясе үзенең 10 еллык юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм уңаеннан администрациядән, укытучылардан һәм укучылардан котлаулар булды, стенгазеталар эленде, беренче сыйныф укучылары өчен гимназистларга багышлау узды. Кич белән дискотека үтте. Тулырак фоторепортажны Сарман муниципаль районы порталыннан карый аласыз.
-
Илексазда "Тормышларыбызны саклап калыйк" акциясе узды
Илексаз авылында Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе яклавы астында "Тормышларыбызны саклап калыйк"дип аталган акция узды. Ул рейд формасында үткәрелде. Чарада Юл иминлеге программаларын финанслау дирекциясенең район бүлеге җитәкчесе Алсу Ситдыйкова, Сарман районы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы, полиция майоры Дамир Йосыпов, Илексаз авылы төп гомумбелем бирү мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Азия...
-
Сарман урта мәктәбе укучысы бокс ярышларында җиңде
22-24 ноябрь көннәрендә Җәлил бистәсендә Татарстанда нефть чыгарыла башлауның 70 еллыгына багышлап, бокс ярышлары үтте. Анда Татарстанның, Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 147 спортчы катнашты. Сарманда эшләп килүче бокс секциясендә тренер, СССРның спорт остасы Артур Манукян кул астында шөгыльләнүче дүрт үсмер дә әлеге ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар. Сарман гимназиясе укучылары Алмаз Сөләйманов,...
-
Сарманда өлкәннәр арасында бильярд ярышлары үтте
22 ноябрьдә район ветераннар клубында өлкәннәр арасында бильярд ярышлары үтте. Беренче урынга Сарман авылыннан Әзһәт Хөснуллин лаек булды. Икенче урынны Зирәк Дәүләтшин яуласа, өченче призлы урынны Фәнүс Арсланов алды. Җиңүчеләргә район ветераннар советының Мактау кәгазьләре, истәлек бүләкләре тапшырылды, дип хәбәр итә район ветераннар советы әгъзасы Нурсинә Хәйруллина.
-
Сарман районында юллар үзара салым акчаларына рәтләнә
8 сентябрьдә егерме бер авыл җирлегендә (Сарман авылы һәм Җәлил бистәсе җирлекләреннән кала) гражданнарның үзара салымы буенча референдумнар узган иде. Аларда халык актив катнашты һәм тавыш бирде. Без үзара салым акчаларының җирлекләрдә нинди максатларда тотылачагы турында газетада да, сайтыбызда да хәбәр иттек. Референдум үткәрелгәнгә өч айга якын вакыт узды. Инде...