26 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Яр Чаллы-Сарман юлы куркынычлар рәтенә керә
Татарстанның ЮХИДИ бүлекчәсе Республиканың иң куркыныч юл участокларын билгеләде. Алар рәтенә Яр Чаллы-Сарман юлы да керә. Уңай хәбәрләр дә бар: бу юлда "Максималь тизлекне чикләү" знаклары куелгач, 2013 елның 1 апреленнән 30 сентябренә кадәр вакыт эчендә юл һәлакәтләрендә үлүчеләр саны ике тапкырдан да күбрәк санга кимегән. Тулырак мәгълүматны монда укыгыз.
-
Ләшәү Тамакта семинар-киңәшмә узды
Семинарда Сарман район үзәк хастаханәсенең баш табибы Ирек Билалов, Сарман муниципаль районы башлыгы урынбасары Гүзәл Гәрәева, Ләшәү Тамак авыл җирлеге башлыгы Ринат Насыйров, Сарман үзәк хастаханәсенең оештыру-методик бүлеге буенча баш табиб урынбасары Алсу Исламова, педиатр Люция Алиуллина, гомуми практика табибы Айрат Латыпов, профилактика кабинеты шәфкать туташы Ландыш Газизова һәм фельдшер-акушерлык...
-
Сарман районында тагын һава торышы бозыла
Шактый гына вакыт коры, матур һава торганнан соң, Татарстанда явым-төшемнәр көтелә. Алар яңгыр, карлы яңгыр һәм кар формасында узачак. Шулай ук бу көннәрдә бозлавык, томан, кар өемнәре, көчле җил, буран, салкын һава булачак. Юлларда сак булыгыз!