21 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында элеккеге медицина полисларын чикләүсез кулланырга мөмкин
Әгәр дә сезнең яңа типтагы медицина полисы булмаса, кайгырмагыз: хастаханәдә сезне кире кагырга хаклы түгелләр. Элеккеге полислар алыштырган вакытка кадәр үз көчен саклыйлар. Полисны алыштыру элек полисы булмаганнарга, полистагы мәгълүматларын үзгәрткәннәргә, хаталы мәгълүматлы полиска ия булганнарга, полисы яраксызга әверелгәннәргә, страховкалау медицина организациясен үзгәртергә уйлаганнарга, яңа шәхес таныклыгы алучыларга мәҗбүри.
-
Сарман районыннан хәрби хезмәткә алынучылар хезмәт срогын үзләре сайлый алачаклар
Россиянең оборона министерство тәкъдим итүенчә, гражданнар армиядә хезмәт итү срогын үзләре сайлый ала торган закон карала. Аның буенча, хәрби хезмәткә алынучылар бер ел чакыру буенча, яки ике ел контракт буенча хезмәт итүне сайлый алачаклар.