20 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә багышланган ярышлар узачак
23 ноябрьдә Сарман гимназиясенең спорт залында Мөнәвир Хөснуллин истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар узачак. Барлык өстәл теннисы уенын яратучылар чакырыла. Башлану вакыты - сәгать 10:00.
-
Сарман районы өлкәннәре Алабугадан икенче урын белән кайттылар
Күптән түгел Россия пенсионерлар берлегенең Татарстан бүлекчәсе Алабуга шәһәрендә пенсионерлар арасында шахмат, шашка буенча зона ярышлары үткәрде. Анда район күләмендә үткән бәйгеләрдә җиңү яулаганнар катнашты. Зональ турда ир-атлар арасында Мостафин авылыннан Фәрит Муллахмәтов - шахмат, Мортыштамактан Галия Гәрәева хатын-кызлар арасында шашка буенча икенче урыннарны яуладылар. 22 ноябрьдә район ветераннар клубында...
-
Сармандагы бу урын фаҗигага китермәсме?
Фотода ук белән күрсәтелгән урында элек "Уступите дорогу" дигән знак тора иде. Хәзер ул ни сәбәпледер алынган. Ә бит бу чат куркынычлар рәтенә керә. Сарман районында яшәүче автомобиль сөючеләр бу чатны чыгу тәртибен исендә тотсалар, читтән килгән кунаклар монда элек знак торганын белмиләр. Бу фаҗигага китерергә мөмкин. Әлеге мәсьәлә буенча...
-
Сарман районында террорга каршы көрәш дәвам итә
Барлык төр мәгълүмат чаралары да бу арада оператив рәвештә республикадагы вазгыять турында сөйли. Чистай, Яңа Чишмә районнарында чиркәүләр яндырылуы куркуга салып, тынычланырга өлгермәдек, Алексеевск, Түбән Камадагы тынгысызлык күңелгә шом салды. Аларга Казан аэропортындагы фаҗига өстәлде. Соңгысында Мәскәүдән Казанга очучы самолет һәлакәткә очрап, 50 кешенең гомере өзелде. Якыннарын югалткан гаиләләрнең без...
-
Сарман районында балалар бакчаларын үзгәрешләр куркытмый
Киләсе елдан мәгариф өлкәсендә яңа федераль закон гамәлгә керәчәк. Аның нигезендә мәктәпкәчә тәрбия бирү учреждениеләрендә бер балага туры килгән гомуми чыгымнарны өч кисәккә бүлеп карау күздә тотыла. Беренчесе - укыту хезмәтләренә булган финанс чыгымнары (педагогларга, тәрбиячеләргә хезмәт хакы, уенчыклар, укыту әсбаплары, күргәзмә материал белән тәэмин ителеш - аларга хөкүмәт субвенциясе...