15 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында шартлы рәвештә хөкем ителүчеләр тикшерелде
Республикада профилактик учетта торучылар, шул исәптән җинаять һәм хокук җаваплылыгына шартлы рәвештә хөкем ителгәннәр тарафыннан кылына торган җинаятьләр арта бара. Оператив хәлне тотрыклыландыру, кабат ясала торган җинаятьләрне булдырмау, эчке эшләр органнарында, җәза үтәтү инспекцияләрендә учетта торучы затлар белән алып барыла торган эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру, аларның кабат җинаять кылуына юл куймау...
-
Газетабызның актив хәбәрчесе төп хезмәтендә дә мактала
Тормыш юлымда һәрчак яхшы күңелле, игелекле, булдыклы кешеләр белән генә аралашырга, эшләргә туры килде. Шундыйларның берсе - Җәлил икенче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ландыш Камил кызы Шәйдуллина. Мин аның белән моннан ике ел элек укучыларның республика олимпиадасына баргач танышкан идем. Ул безне үзләрендә үтәчәк республика фәнни-гамәли конференциясенә...
-
Бу рекламамы, әллә Сарманны пычратумы?
Үзәк базар, вокзал, йорт коймаларында нинди сары кәгазьләр элгәннәр, әллә инде Яңа елга бизәү эшләрен башлаганнармы, дип кызыксынып карасак, кибеткә акция уңаеннан чакыру куйганнар икән. Менә яхшы, искиткеч, әле бүләге нәрсә диген, бер шешә шампан шәрабы! Бушка эчәсең килсә, рәхим ит. Менә замана! Югыйсә, закон буенча, теләсә кайда реклама кәгазьләре...
-
Сарманга дискәтүккә барабызмы?
Көннәр суыта башлау яшьләребезне дә бераз кәефсезләндерә. Җәй көне үзәктә ял паркында күңел ачарга, дуслар белән очрашырга мөмкинлек күбрәк булса, хәзер авыл клубларында, мәдәният йортларында туйганчы биергә вакыт җитте. Атна ахырында шәһәрдән студентлар, кунак кызлары-егетләре кайтса, авыллар тагын да җанланып китә. Район мәдәният йортында барлык яшьләрне шимбә көнне сәгать кичке...
-
Район халкы участковыйларын беләме?
17 ноябрьдә якынлашып килүче Участковыйлар көне уңаеннан, сезнең игътибарыгызга алар турында тулы мәгълүмат тәкъдим итәбез. Фото ФИО Җаваплылык зонасы Полициянең участок пункты адресы, кабул итү көннәре һәм сәгатьләре Фәретдинов Ленар Рәмдүс улы Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең Сарман районы буенча участок полициясе Полициянең өлкән лейтенанты Участок №1 Сарман авыл җирлеге...
-
Иске Әлмәттә укучылар укытучыларыннан калышмый
Иске Әлмәт авылы төп гомумбелем бирү мәктәбендә укучы Азат Мингазов, Ранил Нургалиев, Эльмир Раджапов Татарстан Республикасы күләмендә уздырылган 2001-2002 елгы егетләр арасында булган волейбол ярышларында икенче урынны алдылар. Алар тиешле диплом белән бүләкләнделәр. Шулай ук укыгыз: Иске Әлмәт мәктәбе укытучылары дипломнарга ия булдылар
-
Александровка мәдәният йорты Казанда уздырылган конкурста җиңде
Казанда "РИТЭК" җәмгыяте һәм "Лукойл" хәйрия фондының IV социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Әлеге бәйгедә дәүләтнеке булмаган һәм коммерцияле булмаган оешмаларга; дәүләт, муниципаль, бюджет оешмаларына; җирле үзидарә органнарына катнашу мөмкинлеге бар иде. Быел конкурста 4 номинация ("Экология", "Туган як", "Мәдәният һәм спорт", "Шәфкатьлелек") булып, аларда барлыгы...
-
Сарманга автор-башкаручы Нияз Җәләлов килә
19 ноябрьдә Сарман мәдәният йортында автор-башкаручы Нияз Җәләлов концерты булачак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Билет бәясе - 250 сум.
-
Колмәт авылында бар яктан да уңган халык яши
Көз җитүгә, бакчачылар алтынсу, кызгылт-сары, яшел кабакларга карап, сокланып туя алмыйлар. Безнең Колмәт авылында да аны күпләп үстерәләр. Кабакны оҗмахтан төшкән җимеш, диләр. Бу, чыннан да, шулай. Анда кеше организмы өчен кирәкле булган барлык витаминнарны табарга була. Кабак турында тагын да күбрәк белү, аның безгә билгеле булмаган якларын ачыклау максатыннан,...