8 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районының үрнәк гаиләләренең берсе Ләшәү Тамак авылында яши
Ләшәү Тамак авылында гомер кичерүче Әлфинур һәм Марат Габдрәкыйповларның гаилә корып яши башлауларына быел утыз ел тулды. Күптән түгел алар энҗе туйларын билгеләп үттеләр. Шул уңайдан без Әлфинур апа белән әңгәмә кордык. - Әлфинур апа, кыскача гына тормыш юлыгыз, Марат абый белән беренче очрашу турында сөйләп китегез әле. - Мин...
-
Илексаз укучылары "Көмеш каләм" конкурсында дипломга лаек булдылар
Чувашстанның Комсомол районы "Ачык 4 нче регионара сочинениеләр конкурсы" уздырган иде. "Көмеш каләм" конкурсының "Иске сурәт" номинациясендә Илексаз авылы мәктәбенең 2 укучысы - Рүзилә Гыйлманова һәм Илназ Фәрхетдинов - 1 нче дәрәҗә дилом белән бүләкләнделәр. Укытучылары - Гөләндәм Хәлиуллина.
-
Сарманлылар "Ватан"да да беренче булды
Узган атнада Казанның "УНИКС" концертлар залында "Ватан" республика яшьләр халык иҗаты фестиваленең сайлап алу турлары үтте. Анда 42 районнан ун меңгә якын конкурсант катнашты. Беренче өч тур нәтиҗәләре буенча "Вокал-соло" номинациясендә безнең районнан Рузилә Бәдертдинова, Лиана Антонова, Эльвина Гобәйдуллина, "вокаль ансамбль" дә "Чәкчәк" дуэты, "Нәфис сүз" номинациясендә Ләйсән Миннәхмәтова фестивальнең...
-
"Сарман"ны Кәүҗияктә яратып укыйлар
Районда "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылу бара. Түбәндәге таблицада аралык нәтиҗәләрен карый аласыз. Беренче графа - авыл һәм поселок җирлекләре исеме, икенче графа - язылучылар саны. Азалак 28 Александровка 30 6 - русча Зур Нөркәй 16 Җәлил 35 8 - русча Кәүҗияк 37 Илексаз 30...
-
Сарман редакциясенә зур кунаклар килде
Бүген Сарман редакциясенә сәяхәт белән "Кояшкай" балалар бакчасының икенче кечкенәләр төркеме килде. Балалар редакциянең эш тәртибе белән "таныштылар", бүлмәләрдә булдылар, истәлекле фотоларга төштеләр.
-
Сарман районында сыйфатлы товарны кайдан алырга мөмкин?
14 ноябрь дөнья календарендә Сыйфат көне дип санала. Шул уңайдан без "ВКонтакте" сайтына сораштыру урнаштырабыз. Сезнең ярдәм белән без иң сыйфатлы товар сатучы кибетне билгелибез. Сораштыруда активрак катнашыгыз!
-
Сарман районында җылыту чорында янгыннар саны арта
Салкыннар вакытында төрле ысуллар белән өйләрне җылыту башлана. Статистика күрсәткәнчә, көзге-кышкы айларда янгыннар җәй айлары белән чагыштырганда 25 процентка арта. Ә шул сәбәпле үлүчеләр саны 2,5 тапкыр арта. Узган елны Сарман районында 26 янгын булып, шуның 19 җылыту чорына туры килгән.
-
Сарман полицияләре безне саклыймы?
10 ноябрь - эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәре. Кешеләр полиция хезмәткәрләрендә түбәндәге сыйфатларны күрергә телиләр: кешелекле, сабыр, көчле ихтыярлы, акыллы, тәрбияле. Безнең Сарман буенча Эчке эшләр министрлыгында йөздән артык кеше эшли. Халык аларның хезмәтеннән канәгатьме? Шул уңайдан без сораштыру үткәрдек. Айдар, Җәлил: - Хокук сакчыларының эшләре бик җитди һәм...