28 октябрь 2013 яңалыклары
-
Ләшәү Тамак авылында “Китапларга – яңа тормыш” акциясе үтте
Узган атнада Ләшәү Тамак мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәүсә Хәбибуллина җитәкчелегендә "Китапларга - яңа тормыш" акциясе үткәрелде. Аның кысаларында укучылар мәктәп китапханәсенә китаплар бүләк иттеләр. Алардан һәм язучы-авторлар кул имзаларын куеп бүләк иткән китаплардан күргәзмәләр оештырылды. Бу чараның икенче өлешендә шагыйрә Вәсимә Хәйруллина юбилее уңаеннан "Син бик кирәкле...
-
Каташ Каран авылында Гражданнар оборонасы буенча укулар үтте
25 октябрь көнне Каташ Каран авылы мәдәният йортында Татарстан Республикасы Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгының район һәм Чаллы шәһәре бүлекләре җаваплы хезмәткәрләренең киңәшмәсе үткәрелде. Анда Чаллы шәһәренең 180 оешмасыннан гражданнар оборонасы буенча җаваплы вәкилләр, Сарман районының авыл һәм поселок җирлекләре башлыклары, эвакуацияләнүчеләрне кабул итү пунктлары җитәкчеләре (мәктәп директорлары)...
-
Сарманда әби-бабайларны хөрмәт итәләр
28 октябрь - халыкара Әби-бабайлар көне. Әйе-әйе, без ялгышмадык, Әби-бабайлар көне (Өлкәннәр көне белән бутамаска). Бу бәйрәм гаиләдәге иң өлкән кешеләргә багышланган һәм төрле буын кешеләрен, якыннарны берләштерергә ярдәм итә. Бүген әби-бабайларыгызны бәйрәм белән котларга онытмагыз, аларның үтенечләренә аеруча уяу булырга тырышыгыз. Алар игътибарны бигрәк тә ярата.