24 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында гриппка каршы вакцинация үткәрелә
Көннәр суыта башлау белән, бусагага грипп аяк баса. Әмма аны булдырмый калырга яки җиңеләйтергә мөмкин. Моны өчен төрле чаралар бар. Ә грипптан саклану өчен иң нәтиҗәле чара - вакцинация. Хәзерге вакытта хастаханәдә гриппол вакцинасы бар, һәм мәктәпләрдә балаларга вакцинация үткәрелә. Нинди дә булса сәбәп белән аны ясата алмаучылар яки ясатырга...
-
Сарман районында өлкәннәр яшьләрдән калышмый
Инде берничә ел рәттән Россия пенсионерлар берлегенең район бүлекчәсе пенсионерлар өчен компьютер укулары оештыра. Быел да алар октябрь башыннан Җәлилнең беренче санлы, Иске Минзәләбаш, Петровка Завод, Каташ Каран мәктәпләрендә бара.
-
Сарман редакциясе исеменнән йөриләр
- Авылга килгәч, безне күрми киткәнсез, - дип шалтыраталар беркөнне Азалак авыл җирлегеннән. - Ветераныбыз да ни өчен генә килгәнегезне аңлый алмый калган, чөнки күршесе килеп керүгә, чыгып киткәнсез. Безнең редакция хезмәткәрләренең (ә кунаклар үзләрен редакциядән дип таныткан) бик ашыкканда да, алай саубуллашмый китә торган гадәтләре юк. Димәк, безнең исемнән...
-
Сарманлылар ярминкәгә ашыга
26 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Г. Камал исемендәге бульварында (27 микрорайон, «Октябрьское» сәүдә йорты артында) авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда үзе җитештергән яшелчә, бал, терлекчелек продуктлары белән безнең райондашлар да сату итә ала. Ит сатарга теләүчеләрнең бер көн алдан ветеринария берләшмәсеннән рөхсәт кәгазе алулары кирәк була. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-53-38,...