21 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман районында пенсия хезмәт хакына бәйле
17 октябрьдә Россиядә яңа пенсион формула кертелде. Яңа формула буенча, пенсиягә чыкканда пенсионерның 30 балл тупланырга тиеш. Бу эш стажы 30 елдан да ким тәшкил итмичәк дигәнне аңлата. Хезмәт хакы күбрәк булган саен, баллар да тизрәк җыелачак. Әгәр дә берәр нинди сәбәпләр буенча баллар җыелмый кала икән, социаль пенсиягә генә...
-
Хәбәрләр
Хәбәрләр. Киләсе елдан балалар бакчаларына түләүләр кимендә бер мең сумга арта. Балалар бакчасы төркеменә карап, әти-әниләр бүген уртача 1400-1700 сум түләсә, 1 гыйнвардан ул 2000-4000 сум булачак. Дөрес, Татарстан хөкүмәте аны субсидияләр биреп җиңеләйтергә исәпли. Киләсе елдан Татарстанда больничныйларны электрон формада бирә башлаячаклар. Моның өчен махсус программалар булдырылган. Шуңа кыенлыклыр...
-
Сарман балалары картинг-ярышларда уңышлы чыгыш ясадылар
18 октябрьдә Казанда «Форсаж» картинг үзәгендә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары арасында картинг-ярышлар уздырылды. Сарман районыннан да ике бала бу ярышта катнашты. 9-12 яшьлекләр категориясендә, Honda GX 200 классы картында уңышлы гына чыгыш ясап, Исламхан Латыпов Республика күләмендә 2 урынны яулады. Ләйсән Насыбуллина 12-16 яшьлекләр категориясендә Honda GX 270 классындагы...
-
Сарманда медицина өлкәсе эшчеләренең хезмәт хаклары арта
Россиядә сәламәтлек саклау бүлегенең бюджеты артачак. Булган акча төп программаларны яңартырга, яңаларны кертергә, медицина өлкәсе эшчеләренең хезмәт хакларын арттыруга китәчәк. Россия Федерациясе хөкүмәте карары буенча, 2018 елдан башлап, медикларның хезмәт хакы регион буенча уртача хезмәт хакыннан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Прогнозлар буенча, ул вакытка Татарстанда уртача хезмәт хакы 45...
-
Рөстәм Миңнеханов – кыска вакытлы ялда
Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миңнеханов 19 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр кыска вакытлы ялда булачак. Аның вазифасын вакытлыча Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков үтәп торачак. Бу турыда хәбәрне "Татмедиа" сайтында укый аласыз.
-
Сарманда тагын яңгыр көтелә
Моңа ышануы авыррак, тик популяр һава торышы сайты мәгълүматларына караганда, бүген Сарманда көндез һәм кич белән аз гына яңгыр вәгъдә ителә. Бу прогноз чынга ашмас дип ышанып каласы килә, чөнки халык әле "катырды, пычраклар бетте" дип сөенергә дә өлгермәде. Прогнозлар буенча, дүшәмбедән соң яңгыр бер-ике көнгә "ял алачак", аннары тагын...