18 октябрь 2013 яңалыклары
-
"Сарман" кинотеатры өметсез түгел
"Татмедиа" сайтында "В Татарстане "умирают" сельские кинотеатры" дип исемләнгән мәкалә чыкты. Анда авыл халкы кинотеатр алып кайткан фильм белән генә канәгать булырга мәҗбүр дигән сүз алып барыла. Мәкаләдә "Сарман" кинотеатрын да билгеләп үттеләр. Ул яхшы исәптә. "Республиканың 200 авылында стационар кинокорылмалар ярдәмендә фильмнар карап була. Шулай ук 27 күчмә кинокорылмалар...
-
Сарманда суд приставы халыкны кабул итә
25 октябрьдә 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр суд приставларының район бүлегендә (Сарман авылы, Ленин урамы, 28 Б йорт) Суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасының баш суд приставы урынбасары Гөлнара Абдрахманова халыкны кабул итү үткәрә. Кабул итүгә 2-48-37 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.
-
Сарман районында "җомга өмәсе" уза
Бүген, 18 октябрьдә, Сарман районының барлык оешмаларында да "санитар көне" игълан ителә. Һәркемнең кышка матур, чиста булып керәсе килә. Шул исәптән, Сарман редакциясенең дә.