11 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда һава торышы үзгәрүе көтелә
Кызганычка каршы, үзгәрешләр бер дә яхшы якка түгел. Прогнозларга караганда, 12-15 октябрь көннәрендә безнең Республика тирән төньяк циклоны йогынтысы астында булачак. Шул көннәрдә Татарстанда салкын арктик һава булачак, температура минус 4 градуска кадәр төшәчәк, җилнең тизлеге секундына 18 метр тәшкил итәчәк. Карлы яңгыр һәм кар явуы ихтимал.
-
Сарман бу елны кышкы вакытка күчми
Без бу мәсьәлә буенча сораштыру уздырган идек. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең яртысы кышкы вакытны кайтаруга каршы түгел иде. Тик, соңгы хәбәрләргә караганда, кышкы вакытка кайту булса да, 2014 елның көзендә генә планлаштырыла.
-
Сарманлыларны ярминкәдә көтәләр
12 октябрьдә Яр Чаллы шәһәренең Г. Камал исемендәге бульварында (27 микрорайон, «Октябрьское» сәүдә йорты артында) авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак. Анда үзе җитештергән яшелчә, бал, терлекчелек продуктлары белән безнең райондашлар да сату итә ала. Ит сатарга теләүчеләрнең бер көн алдан ветеринария берләшмәсеннән рөхсәт кәгазе алулары кирәк була. Белешмәләр өчен телефоннар: 2-53-38,...