10 октябрь 2013 яңалыклары

  • 10 октябрь 2013 - 14:14
    Хәбәрләр
    Хәбәрләр: 10 октябрьдә Сарман авылында яшәүче, бар гомер совет эшенә багышлаган хезмәт ветераны Әнисә апа Зариповага 90 яшь тулды. РФ Президенты котлавын һәм район хакимиятенең бүләген аңа район советы рәсе урынбасары Гүзәл Гәрәева тапшырды,үзенең иң изге теләкләрен юллады. Халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Салават Фәретдинов җылы котлау сүзләрен ирештерде. Әнисә...
    0
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 12:03
    Сине Сарман да көтә, Илсур!
    Россиянең төрле төбәкләрендә армия сафларында хезмәт итүче якташ егетләребез сынатмыйлар. Бу хакта аларга бирелгән Почет грамоталары, часть җитәкчелегеннән әти-әниләре исеменә килгән Рәхмәт хатлары сөйли. Сарман егете - Североморск шәһәрендә диңгез флотында хезмәт итүче өлкән матрос Илсур Миңнуллин да часть бүләгенә лаек булды. "Яхшы хәрби хәзерлек, хәрби дисциплина таләпләрен төгәл үтәгән...
    483
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 11:10
    Сарман районына күтәренке кәеф килә
    Соңгы вакытта тәрәзә артында бик күңелсез күренеш булса да, кайгырып утырырга вакыт юк. Бакчада эшләп булмый икән, димәк, үзеңнең күңелеңне күрергә кирәк. Ә бу эшне җайлар өчен, без сезне 11 октябрьдә Иске Минзәләбаш, 13 октябрьдә - Кәүҗияк авылларына чакырабыз. Бу көннәрдә сәгать 19.00да аталган авылларда җырчы Руслан Кираметдинов белән баянчы...
    498
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:47
    Сарманда шагыйрә Вәсимә Хәйруллина иҗатына багышланган кичә узды
    10 октябрь көнне Сарман сәнгать мәктәбендә районыбызда яшәүче шагыйрә, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Вәсимә Хәйруллинаның иҗатына багышланган кичә үткәрелде. Аны район балалар китапханәсе хезмәткәрләре әзерләде. 28 октябрьдә шагыйрәгә 70 яшь тулачак. Шушы уңайдан китапханә хезмәткәрләре аны олы юбилее белән тәбрикләделәр, кичәдә катнашучы Сарман гимназиясе укучыларын, "Кояшкай" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек...
    464
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 10:28
    Җәлил кызы Россиядә шахмат буенча икенче урынны яулады
    29 сентябрьдән алып 6 октябрьгә кадәр Самара өлкәсенең Кинель-Черкассы шәһәрендә Россия Федерациясенең авыл җирлекләрендә яшәүче укучылар арасында шахмат буенча Россия шәхси-команда беренчелеге үткәрелде. Анда Россиянең Ленинград өлкәсеннән алып Иркутск өлкәсенә кадәр булган төбәкләрдән 27 команда катнашты. Татарстаннан Сарман районы командасын Җәлил бистәсе мәктәпләре укучылары тәшкил итте. Җәлил гимназиясеннән Рената Сөләйманова,...
    674
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 08:56
    Сарман мәчетләрендә Корбан Гаете узачак
    Газиз кардәшләр! Сезне якынлашып килүче Корбан Гаете белән тәбрик итәбез һәм 15 октябрь көнне Сарманның ике мәчетенә дә бәйрәмгә чакырабыз. Программада сәгать 6дагы иртәнге намаздан кала Гает вәгазе һәм Корбан итеннән авыз итү каралган. Бәйрәмебез мөбарәк булсын!
    685
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 06:28
    Сарман районы вәкилләре кабул итү тантанасында катнаша
    Бүген Казанның «Корстон» кунакханә комплексында авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан, республика Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән кабул итү тантанасы уза. Тантанада Сарман муниципаль районы башлыгы Нәфис Закиров җитәкчелегендә безнең район вәкилләре дә катнаша.
    523
    0
    0
  • 10 октябрь 2013 - 05:03
    "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылу акциясе тәмамланып килә
    Бүген "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылучы өлкәннәр бер мәртәбә бушлай белдерү бирергә ашыгырга тиеш. Ун көн дәвам иткән "Языл һәм бушлай белдерү бир!" акциясе тәмамланып килә, 10 октябрь - соңгы көн. Ашыгыгыз, ләкин язылганлык турында квитанцияне яки аның күчермәсен алып килергә онытмагыз!
    518
    0
    0
Реклама