24 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманлылар хаҗга барырга җыеналар
Бу елны хаҗга районнан барлыгы 28 кеше бара. Җәлилләр 28 сентябрьдә, сарманлылар 4 октябрьдә китәләр. "Минем мәчетемдәге гыйбадәт башка мәчетләрдә кылынганнан мең мәртәбә өстенрәк. Мәккәнең баш мәчетендәге гыйбадәт исә, минем мәчетемдәге гыйбадәттән йөз мәртәбә яхшырак". Райондашларыбызга да шушы мәчетләрдә гыйбадәт кылырга язсын!
-
Сарманда иң яхшы йөгерүчеләр билгеле булды
21 сентябрьдә Сарманның "Старт" чаңгы үзәгендә Бөтенроссия йөгерү көне кысаларында "Милләтләр кроссы-2013" узды. Әлеге ярышта барлыгы 300дән артык кеше катнашты. Һәр елдагыча балалар, яшүсмерләр, хатын-кызлар һәм ир-атлар үзләренең көчләрен сынады. Илдан Шәрипов, Александровка мәктәбенең 7 сыйныф укучысы: - Без Александровка мәктәбеннән 21 кеше килдек. Үзем йөгерү белән бер ел тирәсе...
-
Сарманда – яңа җитәкче
Бүген район Советы депутатлары муниципаль район башлыгы урынбасарын сайладылар. Әлеге вазифага Рангазар авылы җирлегенең 2нче номерлы округы депутаты Гүзәл Гәрәева тәкъдим ителгән иде. Депутатлар бертавыштан әлеге кандидатурага уңай тавышлар бирделәр. СПРАВКА ГАРАЕВА ГУЗЕЛЬ РИФКАТОВНА С 24 сентября 2013 года - заместитель Главы, заместитель председателя Совета Сармановского муниципального района РТ Дата...
-
Хәбәрләр
Районга эшлекле визит белән Татарстан эчке эшләр министры А. Хохорин килде. Ул Александровка, Яңа Минзәләбаш авылларында һәм Җәлил поселогында участок инспекторлары өчен төзелә торган йортларның торышы белән танышты, төзелеш эшләреннән канәгать булуын белдерде. Ахырда район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән очрашты. Россия Федерациясе, Татарстан сәламәтлек саклау министрлыклары фәрманы нигезендә районда...
-
Сарманда район Советының XVII утырышы узды
Муниципаль район Советының утырышлар залында Сарман районы Советының XVII утырышы узды. Аның көн тәртибендә муниципаль район башлыгы урынбасарын сайлау, "Җәлилнефть" идарәсенең - 55 һәм Җәлил бистәсенең 50 еллык юбилейларын бәйрәм итүгә әзерлек эшләре, "Сарман муниципаль районының 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы программа"сының үтәлеше турындагы мәсьәләләр каралды. Яңа сайланган район Советы...
-
Сарман янәдән кышкы вакытка кайтырга мөмкин
Россиядә Яңа елга кадәр янәдән кышкы вакытка күчү мөмкинлеге карала. Бу мәсьәлә 21 декабрьгә кадәр чишелергә тиеш. Исегезгә төшерәбез, 2011 елны Россия Президенты Дмитрий Медведев карары белән илебездә "мәңгелек җәй" билгеләнде. Ул яз һәм көз көне сәгать телләрен күчерүдән туктау турында карар чыгарган иде. Күпчелек халык бу күрсәтмәгә тискәре караш...
-
Сарманда кар явуы көтелә
Сарман районында июль аеннан бирле, берничә көнгә генә бүленеп, яңгырлар ява. Сентябрь ахыры-октябрь башына һава торышы прогнозы шулай ук куандырырлык түгел: алмашынучан болытлы һава, кыска вакытлы яңгырлар. 2 октябрь көнне иртәнге якта кар төшүе көтелә. Бакчасында эшләре бетмәгән кешеләр авыр дилемма алдында: пычракта эшләргәме, әллә суыктамы?