23 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда 130 нчы бала теркәлде
Районның демографик көннән-көн яхшыра бара. Сарманда бүген 130нчы бала теркәлде. Самир һәм Гөлүзә Вәлиевлар гаиләсендә өченче бала дөньяга аваз салды. Кызга Самира дип исем куштылар. Район буенча булган мәгълүматларга караганда, 2013 елда барлыгы 300дән артык бала туган.
-
Җәлил картлар һәм инвалидлар йортында эшләр туктап тормый
Җәлил картлар һәм инвалидлар йорты хезмәткәрләре һәм биредә тәрбияләнүчеләр яздан көзгәчә бакчада эшләделәр: үсентеләр утырттылар, орлык чәчтеләр, су сиптеләр. Уңыш та әйбәт булды, дип куаналар алар бүген. Хезмәткәрләрне моңа караганда да ныграк куандырганы - биредә тәрбияләнүчеләргә хезмәт тәрбиясе бирүдәге уңышлар. Хезмәт терапиясе аларда теләсә нинди эшкә карата уңай караш тудырырга...
-
Сарманда Өлкәннәр көненә әзерлек бара
Өлкәннәр көне якынлашу сәбәпле, районда төрле чаралар уздырыла. Сарман авылы мәдәният йортында 27 сентябрьдә район үзешчәннәренең «Хөрмәтлибез сезне җыр аша» дип исемләнгән концерты узачак. Башлану вакыты - 19.00. 30 сентябрьдә сәгать 10га өлкәннәрне «Картлыкның яшьлеге» дигән уенлы-җырлы тамашага көтәләр. Килегез, рәхәтләнеп күңел ачып китегез.
-
Сарманда октябрь башында газетага язылу акциясе узачак
Өлкәннәр көне уңаеннан 1 октябрьдән 10 октябрьгә кадәр "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына 2014 елның беренче яртыеллыгына язылган өлкәннәр безнең акциядә катнаша ала. Аларга газетада бер мәртәбә бушлай белдерү бирү мөмкин булачак. Редакциягә килгәндә, язылганлык турында квитанцияне яки күчермәсен алып килү сорала.