18 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда кагыйдә бозучыларны штрафлар куркытмый
- Район территориясендә сентябрьнең унбиш көне эчендә генә дә машина белән исерек хәлдә идарә итүче җиде шофер тоткарланды,- дип хәбәр итә ЮХИДИнең район бүлекчәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Дамир Йосыпов. - 7 сентябрьдә Җәлилдән «ВАЗ -21093» белән идарә итүче Н., 9,10 сентябрьдә «КамАЗ» шоферлары А., Ш., «АУДИ» йөртүче К.,12 сентябрьдә «ВАЗ»...
-
Сарманда "Милләтләр кроссы-2013" узачак
Ярышлар 21нче сентябрьдә Сарман авылындагы "Старт" чаңгы базасында сәгать 10.30да башлана. Регистрация - сәгать 8дән 9.30га кадәр. Тулырак мәгълүмат - газетабызның киләсе санда.
-
Сарман яшьләре ярышларда сынатмады
12-15 сентябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә "Авыл яшьләре" дип аталган VIII җәйге авыл спорт уеннары узды. Ярышларда 12 спорт төре буенча Республиканың 43 районыннан 1200дән артык кеше катнашты. Гомумкоманда сынамышларында безнең якташлар 6нчы урын алды. Ир-атлар арасында волейбол ярышларында сарманлылар җиңү яулады. Хатын-кызлар волейболда 2нче урын алды. Татар көрәше һәм сыер...
-
Районда күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә
Сарман районында күп балалы гаиләләргә 406 җир участогы бүлеп бирелгән иде. Шуның 174 шәхси ярдәмче хуҗалыгы - Сарманның үзендә, 64 шәхси ярдәмче хуҗалыгы - район авыл җирләрендә, 168 шәхси торак төзелеше - Җәлил бистәсендә.
-
Сарманда Фатих Кәрим урамында яңа асфальт җәелә
Фатих Кәрим урамында яңа юл салу буенча кызу эшләр бара. Эшләр беткәч, сарманлылар комфортлы юлдан йөри алачаклар.