3 сентябрь 2013 яңалыклары
-
Сарманда кагыйдә бозу кесәгә суга
1 сентябрьдән юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларга штрафлар артты. Минималь штраф суммасы биш тапкыр артты һәм хәзер 500 сум тәшкил итә. Штрафлар системасы үзгәргәч, исерек килеш рульга утырсаң, машина йөртү таныклыгыңны гына алып калмаячаклар, бюджет файдасына 30 мең сум күләмендә штраф түләргә дә мәҗбүр итәчәкләр. Кагыйдә бозу кабатланса, штраф күләме 50...
-
Сарманлылар референдумга ничек карый?
Хөрмәтле якташлар! Исегездә булса, бу атнада районыбызның авыл җирлекләрендә (Сарман авылы һәм Җәлил бистәсеннән башка) үзара салым соравы буенча референдум узачак. Ул 8 сентябрь көнне булыр дип планлаштырыла. Шул очрактан безнең сайтта сораштыру уздырыла. Теләгегез булса, үзегезнең фикерләрегезне калдыра аласыз. Активрак катнашсагыз, яхшы булыр иде.
-
Сарман аграр көллиятендә яңа уку елы башланды
Быел Сарман аграр көллиятенә беренче курска 245 студент керде. Барлыгы уку йортында 560 кеше белем ала. Яңа уку елы белән студентларны муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров тәбрикләде, иң активларына бүләкләр тапшырылды. Шулай ук тантанада аграр көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов, Татарстан Республикасы буенча Табигать байлыкларыннан файдалану сферасында федераль күзәтчелек хезмәте идарәсе...
-
Сарман гимназиясе капиталь ремонттан соң бәйрәмгә үзгә булды
Бу елны гимназиягә 55 укучы 1 нче сыйныфка керде. "Беренче кыңгырау" тантанасында әти-әниләр, район оешмалары вәкилләре, мәртәбәле кунаклар катнаштылар. Укучыларга, бигрәк тә мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән кечкенәләргә, Белем бәйрәмен соңгы тапкыр каршылаучы 11 нче сыйныф укучыларына матур теләкләр әйтелде.
-
Рангазарда мәктәп ачылды
Әле кайчан гына 1 сентябрь көнне Рангазар мәктәбе бусагасын 300гә якын укучы атлап керә торган булган. Тәнәфесләрдә коридорларга көчкә сыйганнар. Ләкин урбанизация һәм гаиләләрдә бала саны кимү нәтиҗәсендә мәктәптә дә укучылар саны елдан ел кими. 2009 елда Рангазар урта белем бирү мәктәбе тугыз еллык булып кала. 2011 елда ябыла. Һәм...