Сарман авылында яшәүче Вәрисә апа Мөхлиеваның каралты-курасы төзеклеге, чисталыгы, аллы-гөлле чәчәкләргә бай булуы белән үзенә җәлеп итә. Ул элек-электән чәчәкләр үстерергә ярата. Яздан алып көзгәчә шау чәчәктә була аның бакчасы. Капка төбе, урам яктагы электр баганасы төбенә кадәр чәчәккә күмелгән. Алар әллә кайдан үзенә тартып тора. Чәчәкне утырттың да бетте...