21 август 2013 яңалыклары

  • 21 август 2013 - 12:21
    Сарманлылар өчен – “Та­би­гать мог­җи­за­сы” кон­кур­сы
    Көз - мул уңыш чо­ры. Һәм та­би­гать кай­чак без­не кө­тел­мә­гән сюрп­риз­лар бе­лән га­җәп­лән­де­реп, сө­ен­де­реп куя. Бәл­ки, сез­нең дә бак­ча­гыз­да та­би­гать "мог­җи­за­сы" - ги­гант бә­рәң­ге яки по­ми­дор, үзен­чә­лек­ле, нәр­сә­не дә бул­са хә­тер­ләт­кән баш­ка төр яшел­чә, я бул­ма­са без­нең як­лар өчен бик тә ят бул­ган эк­зо­тик җи­ләк-җи­меш өл­гер­гән­дер. Шу­лай икән, бу хак­та­гы...
    827
    0
    0
  • 21 август 2013 - 11:18
    Сарман ял паркын чүп оясына әверелдермик
    Сарман Ленин бакчасында кешеләрнең кичке "ялыннан" соң өелеп чүп кала. Бу бер дә матур күренеш түгел инде. Ә бит һәрбер кеше үз артыннан җыештырып барса, мондый хәл булмас иде. Ләкин кемдер чүпләгәч, калганнар да "нишләп мин генә җыештырып йөрергә тиеш соң әле?" дип уйлый башлый. Шуңа безнең әйтеп китәсе килә...
    698
    0
    0
  • 21 август 2013 - 10:54
    Сарман районы мәктәпләре укытучыларының методик берләшмә утырышлары башланды
    Бу утырышларда мөгаллимнәр уку-укыту проблемалары турында уртага салып сөйләшәләр, яңа уку елына эш юнәлешләрен билгелиләр, программалар, эш планнары турында фикер алышалар, тәҗрибә белән уртаклашалар. Районның татар теле һәм әдәбияты укытучыларының мондый утырышы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтүче беренче санлы Җәлил урта гомумбелем бирү мәктәбендә узды һәм аны милли мәгариф бүлеген җитәкләүче...
    804
    0
    0
  • 21 август 2013 - 10:46
    Сарман районы яшьләре бизнес-план төзү серләренә төшенә алалар
    Сез яшь, инициативалы һәм күптәннән үз эшегезне ачырга хыялланысыз, идеяларыгыз күп, әмма аларны ничек чынга ашырырга белмисезме? Димәк, сезгә Аграр яшьләр берләшмәсе оештырган бизнес-планлаштыру нигезләре буенча укуларга ашыгырга кирәк. Сездән бары тик буш вакыт, интернет һәм теләк кенә кирәк. Вебинар формасында оештырылган әлеге бушлай укуларда эшмәкәрләккә беренче адымнарын гына ясый...
    746
    0
    0
  • 21 август 2013 - 09:50
    Сарманда үрнәк әниләр күп
    Һәркемгә дә бу дөньяда иң кадерле кеше - әнидер. Мин әнием Сирена Сәетгәрәева белән бик горурланам. Бәлки, берәүләр моны мактану дип уйларлар, тик бу бер дә алай түгел. Һәрвакыт, кайда гына булуга карамастан, әни миңа үрнәк булды. Нинди генә өлкәләр буенча сораулар туса да, әни алтынга тиң киңәшләре белән ярдәм...
    989
    0
    0
  • 21 август 2013 - 06:19
    Җәлилдә дә балалар мәктәпкә әзерләр
    Без газетабызның алдагы саннарында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясенә старт бирелүе турында язган идек инде. 16 август көнне шушы акция кысаларында Җәлил поселогында да күп балалы, аз керемле гаиләләрдән булган 34 балага бүләкләр тапшыру тантанасы үткәрелде. Бәйрәмдә катнашучыларны поселок җирлеге башлыгы Ирек Вафин тәбрикләде. Бүләкләрне балаларга "Җәлилнефть" идарәсенең профсоюз комитеты...
    561
    0
    0
  • 21 август 2013 - 04:40
    Җәлил поселогында "йолдызлы" концерт узды
    Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауның 70 еллыгы уңаеннан, татар эстрадасының танылган җырчыларының концертлар туры кысаларында, 19 августта, сәгать 18.00да, Җәлил поселогы стадионында Нәфкать Нигъмәтуллин, Бәширә Насыйрова, Рәфинә Галиуллина, Мөнир Рахмаев, Рафаэль Якупов, Ильмира Нәгыймова, "Болгар" гармунчылар ансамбле катнашындагы концерт узды. Программада шулай ук балаларны атта йөртү һәм башка күңел ачу...
    656
    0
    0
Реклама