Күптән түгел "Без - авыл балалары" дигән китап дөнья күрде. Аның авторы - СССР матбугат отличнигы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Равил Гыймадиев.
Бу җыентык - авторның өченче китабы. Ул Морбаш авылының күренекле шәхесләренә багышланган. Китапта аларның эшләре, уйлары аша Морбаш авылы кешеләренең авыр тормышы, аларның киләчәккә өметләре чагылыш тапкан.