3 июль 2013 яңалыклары
-
Мәхәббәт көнендә гаилә корачаклар
Районыбызның ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре әйтүенчә, 8 нче июль көненә 2 пар язылышуга гариза биргән.
-
Үрнәк парларга - медаль
8 июль - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Инде 4 нче мәртәбә районыбызда, әлеге көнгә туры китереп, үрнәк парларга "Мәхәббәт һәм тугрылык" медале тапшырыла. Быел Сарман районыннан аңа Юлтимер авылында гомер итүче Әминә һәм Ләес Әхмәтҗановлар лаеклы дип табылды. Аларга медаль тапшыру тантанасыннан язманы газета битләрендә күрә аласыз.
-
Салкын Чишмә-Александровка юлында - тагын һәлакәт
2 нче июль көнне 19 сәгать 10 минутта Салкын Чишмә - Александровка юлының 5 нче километрында (Җәлил бистәсе) юл фаҗигасе булды. "Киа Пиканто" автомашинасын йөртүче, 1963 нче елгы Г. Р., җәяүлене үткәрер өчен, җәяүлеләр кичүе алдында туктап торганда "Хундай Элантра" автомашинасын йөртүче, 1962 нче елгы Х. А., юл йөрү кагыйдәләренең...