14 июнь 2013 яңалыклары
-
"Сарман" газетасы призына волейбол ярышлары тәмам.
1 нче урынга - Мортыш Тамак авыл җирлеге, 2нче урынга - Сарман балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе , 3 нче урынга- Сарман урта мәктәбе командалары лаек булдылар. Кәүҗияк авыл җирлеге командасы 4 нче урынны алды. Аларга бүләкләр тапшырылды.
-
46 кеше "Сарман" газетасына язылды
Бүген Янурыс авыл җирлегендә абунәчы көне узды. Барлыгы 46 кеше "Сарман" газетасына язылды. Газета хезмәткәрләренең болай очрашуга килүләреннән халык бик канәгать калды.
-
Сарманда 43 нче мәчет ачылачак
Бүген Куҗак авылында мәчеткә манара куелды. Бу хакта халык фикерен газетаның киләсе санында укый аласыз.
-
Халык сүзе хикмәтле
Кош - канат белән, кеше дуслык белән көчле.
-
"Сарман" газетасы призы өчен көч сынашалар
Каташ Каран авылының мәдәният йортында "Сарман" газетасы призына оешма-предприятиеләрнең ир-атлар командалары арасында волейбол ярышлары бара.
-
Сарман донорларыбыз белән чын күңелдән горурланабыз
Коткаручы 325 грамм Статистика күрсәткәнчә, дөньяда һәр өч кешенең берсе кан доноры ярдәменә мохтаҗ. Россиядә ел саен донорлардан дүрт миллион тапкыр кан яки кан плазмасы алына. Кан бирүчеләрнең күпчелеген туганнарына, якын кешеләренә ярдәм итәргә теләүчеләр тәшкил итә икән. Кан биргән өчен өстәмә ял көннәре, акча алуны алга куючылар да бар....
-
Cу коенасы килә дә бит...
1 нче июньнән су керү сезоны ачылды. Районыбызда су керергә яраклаштырылган елгалар, күлләр бармы? Бу сорау белән Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Раушан Солтановка мөрәҗәгать иттек. - Әлегә районыбызда җиһазландырылган су керү урыннары юк. Алдагы елларда Сарман плотинасында җиһазландырылган пляж төзү проекты карала. Анда ял итү урыннары, агачлар...