4 июнь 2013 яңалыклары
-
Чиккән сөлгең әзерме?
Борынгыдан калган матур гадәт - Сабантуйда батырга чиккән сөлге бирү. Хәзер аны баш батырга гына түгел, ярышларда катнашканнарның барысына да бүләк итәләр. Авылларда Сабантуй алдыннан бүләк җыю йоласы бүген дә сакланып калган. Хезмәт коллективлары аны бик теләп һәм күңелле итеп оештыралар.
-
Елга бер мәртәбә таяк та ата
Җәйгә чыккач, безне талпан, бал кортлары, черкиләр генә түгел, этлэр тешләү ихтималы да арта, бигрәк тә балаларны. Чөнки алар күпчелек вакытын урамда үткәрә, ә хуҗасыз этләр балалар мәйданчыкларын да үз итә. Елга бер мәртәбә таяк та ата, диләр. Тешләп ул-бу булса, кем җавап бирер микән?
-
Кичке Сабантуйга "йолдызлар" килә
Кичке Сабантуйга Сарманга Гөлназ Сираева, Илназ Гарипов, Илназ Сафиуллин, Айгөл Рәхимова, ди-джей Рәдиф килүе көтелә! Бәйрәм кичке 20:00да ял паркында узачак. Рәхим итегез!
-
Юл кагыйдәләре юл өчен языла!
Юл кагыйдәләре юл өчен языла! Юлда йөрүчеләр өчен. Тик аларны үтәмәүчеләр, минем белән берни дә булмас, дип ышанганнар һәлакәтләргә юлыгып тора. Күтәмәле авылыннан 1985 елгы А.Р. да шулай уйлаган, күрәсең. Ул Яңа Имән - Күтәмәле юлында "ВАЗ21150" машинасында тизлекне тиешледән арттыра һәм куркыныч борылышта юл кырына төшеп ава. Куркынычсызлык каешы...