Бүген мәктәпне тәмамлаучы 236 укучы рус теленнән бердәм дәүләт имтиханы тапшыра. Ул Җәлил бистәсенең 2 нче санлы мәктәбендә уза. Укучыларга, җаваплар язу өчен, 3,5 сәгать вакыт бирелә, былтыр ул 3 кенә иде. Өстәмә 30 минутның файдасы булырмы? Имтиханнарның нәтиҗәләре 14 көн эчендә билгеле булачак.