24 май 2013 яңалыклары
-
Каты куллы малай
Күптән түгел Лениногорск шәһәрендә 1999-2000 нче елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча республика беренчелеге уздырылды. Анда республиканың 25 шәһәреннән 159 спортчы катнашты. Җәлилдән Илнар Хәйдәров (тренеры - Ильяс Нуриев), өч көн буе көрәшкәннән соң, 52 килограммга кадәрле үлчәүдәге яшүсмерләр арасында бронза медаль яулады. 68 килограммга кадәрле спортчылар арасында сарманлылар исеменнән Илфат...
-
"Музей - балалар күзе белән"
Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәну музее уздырган "Музей - балалар күзе белән" конкурсына йомгак ясалды. Җиңүчеләр билгеләнеп, рәсемнәр күргәзмә залында урнаштырылды. Алар белән көзгә кадәр танышырга була.
-
IT-чемпион бул әле!
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, Информатизация һәм элемтә министрлыклары мәктәп укучылары арасында "IT-чемпион" конкурсы игълан иткәннәр иде. Аңа республика җитәкчелеге дә битараф түгел - ул Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Премьер-министр Илдар Халиков булышлыгында үткәрелә. Конкурс турында тулырак сөйләвен үтенеп, мәгълүмати-методик үзәк белгече Рәмзия Сәхәбетдиновага мөрәҗәгать иттек. - Конкурс...
-
Барлык юллар "Электроника"га илтә
Урамда ике ир-атның сөйләшеп торган сүзләре колакка чалынды. «Электроника»дан алдым, очсыз дип, шәһәргә йөрисе дә юк, шул ук бәя анда да, юл чыгымнары белән кыйммәткә дә төшә әле», - ди берсе икенчесенә. Әйе, мондыйрак сүзләрне әледән-әле ишетергә туры килә. Үзебезнең дә ул кибеттән алган җиһазларыбыз бар. Урамдагы бу сөйләшү «Электроника»га...
-
Кыңгыраулар имтиханга чакыра
Иртәгә - мәктәпләрдә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен соңгы кыңгырау чыңлаячак. Ә инде аңа кадәр үк - 22 нче майда 11 нче сыйныфлар татар теленнән беренче имтиханнарын бирделәр. Ә гомумән, укучылар, укытучылар имтиханнарга нинди уй-фикерләр, нинди кәеф белән киләләр? Без, Сарман гимназиясендә булып, үзләре белән сөйләштек. Эльвира Минһаҗева, инглиз теле укытучысы:...