7 май 2013 яңалыклары
-
Үләнне өзми тор
Санитария-гигиена күзәтчелеге үзәге халык күпләп ял итә торган урыннарда талпанга каршы эшкәртүләр уздыра. Бәйрәмнәр чорында чишмә буйларына, чаңгы үзәкләренә, Сабантуйлар уза торган болыннарга барсагыз, сак булыгыз, аеруча балаларны үлән өзеп кабулардан саклагыз, дип кисәтәләр белгечләр.
-
Академиклар дәрес бирде
Бүген районда үсемлекләрне тәрбияләү, аларны тукландыру һәм саклау чаралары кулланып, икътисади нигезләнгән уңыш алу мәсьәләләренә багышланган республика зона семинар-киңәшмәсе булды. «Игенчелекне ничек тагын да уңышлырак итеп булуы турындагы бүгенге сөйләшүебез әңгәмә төсен алыр, бу мәсьәләгә битарафлар юктыр арагызда», - дип башлаган иде киңәшмәне авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус...
-
Бәйрәмнәрне балкып каршылыйк
Район үзәге бәйрәмнәрне балкып каршылый. Моңа барлык оешма-учреждениеләр хезмәткәрләре өлеш кертәләр. Кайсы кулына тырма-себерке, кайсы пумала ала. Менә коймалар да яңарып калды. Бәйрәмнәрдә тирә-як күзләрне генә түгел, күңелләрне дә сөендерәчәк.
-
Икенче Глобаль атналык
6 майдан 12 майга кадәр Берләшкән милләтләр оешмасы инициативасы белән юл иминлегенә багышланган икенче Глобаль атналык үтә. Бу юлы ул җәяүлеләр иминлегенә багышлана. Бу вакыт эчендә Республика ЮХИДИ булекләре җәяүлеләр катнашында юл хәлакәтләрен булдырмау һәм аларнын санын киметү максатыннан күп төрле чаралар үткәрәләр. Атналык барышында җәяүле юл кичүләрендә табылган барлык...
-
Сәүдәгәр дә җыештырырга тиеш
Райондагы сәүдә нокталарының күпчелегенә (100 гә якын) икеайлык кысаларында чистарту-төзекләндерү буенча кисәтү кәгазьләре җибәрелгән.