САРМАН
  • Рус Тат
  • 7 сентябрь 2012 яңалыклары

    • 7 сентябрь 2012 - 04:34
      Демографик хәл – көнүзәк мәсьәлә
      Узган атнада муниципаль районның демографик күрсәткечләрне яхшырту һәм үлемне киметү буенча ведомствоара комиссиясенең чираттагы утырышы булды. Аны комиссия рәисе - район Советы җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары И.Сәхипова алып барды. Демографик хәл ил күләмендәге иң актуаль проблемаларның берсе булып кала килә. Ул юкка гына Президентның Федераль Җыенга мөрәҗәгатендә дә иң...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:32
      Нәтиҗәле эш өчен
      Республика көне алдыннан Казанда Дәүләт Советы бинасы каршындагы мәйданда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов муниципаль берәмлекләр арасында иң нәтиҗәле идарә итү буенча үткәрелүче республика конкурсы җиңүчеләренә "Fiat Albea" автомобильләре ачкычларын тапшырды. Җиңүче дип табылган 100 муниципаль берәмлек башлыклары арасында Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Р.Әхмәдуллин һәм Иске Кәшер авыл җирлеге...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:29
      Иң зәвыклы бакча кемдә?
      Әлмәт авылында яшәүче, чисталыгы, пөхтәлеге белән тирә-юньдәгеләрне сокландыручы Рәйсә Салихова гөлләр, чәчәкләр үстерергә дә ярата. Аның өен күп төрле пальмалар, яран һәм башка гөлләр бизи. Ә ишек алды җәй, көз буе чәчәкләрдән балкып тора. "Иң матур йорт" конкурсында ел саен Рәйсә апаның йорт-җирен үрнәк итеп куялар, бүләклиләр.
    • 7 сентябрь 2012 - 04:28
      Ярдәм көтәләр
      Самара шәһәрендәге Өч Изгеләндерүче хөрмәтенә төзелгән православие чиркәве каршында эшләүче «Жемчужинка» балаларны тәрбияләү үзәге киң күңелле кешеләрнең ярдәменә өметләнә. Балалар бакчасы буларак тулы көн эшләүче бу үзәккә 100дән артык бала йөри. Алар белән педагоглар, шул исәптән логопед, шөгыльләнә. Биш тапкыр ашау оештырылган. Чиркәү әти-әниләр булышлыгы белән һәм кредит акчаларына бакчаның...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:28
      Өлкән яшьтәгеләр аварияне күбрәк ясый
      Быелның җиде аенда республика территориясендә 2935 юл-транспорт вакыйгасы булды, аларда 359 кешенең гомере өзелде, 3875 кеше төрле дәрәҗә тән җәрәхәтләре алды. Узган елның шушы чоры белән чагыштырганда, юл-транспорт фаҗигаләренең саны - 5,6, һәлак булучыларның саны - 34 процентка, ә зыян күрүчеләрнеке 285 кә артыграк булды. Соңгы вакытларда өлкән яшьтәге шоферлар...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:25
      Кешеләр өчен дә куркыныч
      ТР буенча "Россельхознадзор" Идарәсе кисәтүенчә, Россия Федерациясе территориясендә Себер язвасы белән хәл киеренке булып кала бирә. Бу факт халыкның кешеләр һәм хайваннар өчен уртак булган авыру белән зарарлану куркынычын тудыра. Алтай краенда булган соңгы очрак кешенең үлеме белән төгәлләнде. Түләмә (сибирская язва) - хайваннарга хас, әмма кешеләрне дә зарарлаучы кискен...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:24
      Алганчы ныклап уйла
      Соңгы елларда суд приставлары хезмәтенә кредит әҗәтләрен эзләп алу буенча башкарма документлар һаман күбрәк керә бара. Август башына район бүлегендә, узган елдан калганнарны да кертеп, кредит учреждениеләре файдасына физик затлардан әҗәтләрен эзләп алу турында барлыгы 21 миллион 472 мең сумга 407 башкарма производство исәпләнде. "Башкарма производство турында"гы федераль законда каралган...
    • 7 сентябрь 2012 - 04:20
      Ка­зан ярыш­лар­дан гөр­ләп то­ра
      1913 нче ел­гы Бө­тен­дөнья җәй­ге Уни­вер­си­а­да­га әзер­лек­нең төп эта­бы бу­лып тест ярыш­ла­ры то­ра. Уз­ган ел Ка­зан­да пляж во­лей­бо­лы бу­ен­ча бер­ни­чә тур­нир, Кон­ти­нен­таль Ку­бок­ның Зо­наль ста­ди­я­се Эта­бы һәм Рос­сия чем­пи­о­на­ты­ның II эта­бы, авыр ат­ле­ти­ка, өс­тәл тен­ни­сы бу­ен­ча Ев­ро­па чем­пи­о­на­ты, сту­дент­лар ара­сын­да Бө­тен­рос­сия ярыш­ла­ры үт­кә­рел­де. Мон­нан тыш, Ка­зан­га Рос­сия һәм Бра­зи­лия ко­ман­да­ла­ры...
    Реклама