Сарман авылында яшәүче Сәвия апа Фәретдинованың бакчасы бик зур. Анда ниләр генә үсми! Һәр түтәле каралган, кем әйтмешли, көндез чыра яндырып эзләсәң дә, бер чүп тапмассың. Ишегалдысы тулы - төрледән-төрле чәчәкләр: барысы да купшылар, матурлар. "Өйдәге кайбер гөлләр дә шул чәчәкләрне үз итә, алар янәшәсенә куюга, тагын да үсеп киткән...