Сарманда яшәүче Анна апа Гомәрованың бакчасы - күпләр сокланырлык. Чәчәкләрнең нинди генә төрләре юк анда. "Илледән артык төрле чәчәк үстерәм. Ә иң яратканым - лилия, роза, лаләләр", - ди ул. Бакчасына бик матур беседка да ясап, аны декоратив үрмә гөлләр белән бизәгән. Җәй көннәрендә биредә ял итәргә ярата Анна апа....