Быел да анда 80гә якын малай һәм 80нән артык кыз ял итте.
Лагерь күңелле мизгелләргә бай булды. Малайлар Мөслимгә бассейнга бардылар, Сарман картинг-клубында картларда йөрделәр, Рангазар мәктәбе кырында урнашкан күлдә катамаранда, көймәдә йөзделәр, мәктәп ишегалдында футбол, волейбол һәм башка уеннар уйнадылар. Кызлар исә Әлмәт шәһәренә аттракционга бардылар. Алар өчен кул...