20 август 2013 яңалыклары
-
"Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылу башлана
2013 елның 1 сентябрендә 2014 елның беренче яртыеллыгына "Сарман" һәм "Новый Сарман" газеталарына язылу башлана.
-
Сарман урамнарына асфальт җәяләр
Сарман авылында Сельхозтехниклар урамында яшәүчеләрнең хыяллары, ниһаять, тормышка ашты: алар хәзер асфальт юлдан йөричәкләр. Алар тиздән элеккеге пычраклык, сазлык турында онытачаклар. Шулай ук асфальт Куйбышев урамына, өлешчә Муса Җәлил һәм Ленин урамнарына да түшәләчәк.
-
Сарман судларына бәя бирделәр
Узган атнада Сарманга район һәм җәмәгать судларының ремонттан соң тудырылган эшләү шартларын карарга ТР Югары суды рәисе Илгиз Гыйләҗев һәм ТР Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов килделәр. Мәртәбәле кунаклар башкарылган эшләргә югары бәя биреп, "районыгыздагы кебек судлар Республика буенча бармак белән санарлык", - диделәр. Илгиз Гыйләҗев: - Без кичә...
-
Сарман үзәк район хастаханәсе яңара бара
Хәзер үзгәрешләр хирургия бүлегенә кагылачак. Хирургия бүлеге вакытлыча бала тудыру йортына күчте. Капиталь ремонт вакытында идән, түшәм, электр чыбыкларын алыштыру планлаштырыла. Шулай ук палаталар һәм персонал өчен бүлмәләр тулысынча үзгәрә, оборудование яңартыла.
-
Сарман мәктәпләренә үз укучылары ярдәм итә
"Үз мәктәбеңә ярдәм ит!" акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Суд департаменты идарәсе җитәкчесе Җәүдәт Салихов Сарман урта мәктәбенә 10 комплект компьютер һәм 2 принтер бүләк итте. "Норлатнефть" оешмасы җитәкчесе Илгиз Салихов 35 мең сум акчалата ярдәм күрсәтте.