16 июль 2015 яңалыклары
-
Сарман китапханәсе Әлмәт язучылары белән очрашу үткәрде
Бүген, 16 июльдә, Сарман үзәк китапханәсе Әлмәт язучылары белән "Күңелләрдә иҗат рухы" дигән очрашу үткәрде. Анда Әлмәт язучылар берлеге рәисе Рәфкать ШаҺиев, шагыйрә Клара Булатова, язучы Альберт Хәсәнов, Сарманда яшәп иҗат итүче Дамир Гарифуллин, район китапханәчеләре, әдәбият сөючеләр катнаштылар. Бу хактагы тулырак язманы газетаның киләсе саннарының берсендә укыгыз.
-
Ураза гаете Сарманның ике мәчетендә дә үтәчәк
Мөселман кардәшләр! Иртәгә, 17 июльдә, Сарманның ике мәчетендә дә Ураза гаете үтәчәк. 7.30 сәгатьтә Коръән уку булачак, 8.00дә Гает намазы планлаштырыла. 9.00 сәгатьтә коймак белән чәй эчү булачак. Рәхим итегез!
-
Норлаттагы коллегаларыбыздан могҗизалы хәбәр алдык
Норлат районы Кизләү авылында тавыклар эксклюзив йомырка сала башлаганнар. "Беренче карашка башкаларыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек, ләкин, яхшылабрак карасаң, анда "Аллаһ" сүзен укырга була", дип хәбәр итәләр Норлаттагы коллегаларыбыз. Видеоны сылтама буенча үтеп карый аласыз.