16 июль 2013 яңалыклары
-
Быел еланнар зәһәр
Чагыштырмача коры ел булганлыктан, быел да еланнар зәһәрлекләрен күрсәтә башлады. Күп кенә кешеләрдән урманга җиләккә, су коенырга баргач "Елан күрдем", - дигән сүзләр ишетергә туры килә. Кайберәүләрнең хәтта үз ихаталарында да каршыларына елан чыккан. Шуңа күрә аеруча сак булуыгыз сорала!
-
Уракка төштек
Иң беренчеләрдән булып уракка "Сарман" агрофирмасы төште. Агрофирманың "Якты көн" бүлекчәсенең "Базальт" сортлы көзге басуының һәр гектарыннан уртача 30,8 центнер уңыш җыеп алынды. Авыл хуҗалыгы һәа азык-төлек идарәсенннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, 16 июльгә район буенча көзге бодайның 250 гектарында эш башкарылды. Элеваторларга 1716 центнер сарманлылар икмәге озатылды. Тулырак мәгълүматны газета...
-
Сарманда музыкаль "яңгыр" көтелә
Басудан кайта алмыйсыңмы? Бакчадан керә алмый азапланасыңмы? Йолдызлар синең авылга үзләре килә. Бездә кунакта - Ильмира Нәгыймова, Руслан Кирамутдинов, Шафагат Салихов. Алар Сарман районы авыллары буенча гастрольләргә чыга. 16 июльдә Иске Әлмәт, 17 июль көнне Күтәмәле, 18ендә Саклаубаш мәдәният йортларында бары сезнең өчен генә музыкаль "яңгыр"явачак. Башлана 20.00 сәгатьтә. Билет...