Сабантуйлар җитә
Муниципаль район башлыгы Нәфис Закиров милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек буенча Дулы болында киңәшмә уздырды. Һәр авыл җирлекләренә, оешма-предприятияләргә эш планы җиткерелде, бурычлар билгеләнде. Быел Сабантуйлары 8 нче июньдә - район үзәгендә, 9 нчы июньдә авылларда һәм Җәлил бистәсендә узачак.