10 май 2014 яңалыклары
-
Янурыстан Гәрәевлар гаиләсендә кыз бала дөньяга килгән
Бүген, 10 май көнне, район үзәк хастаханәсенең балалар тудыру бүлегендә бер сабый дөньяга килде. Ул Янурыс авылында яшәүче Рәзилә һәм Илнар Гәрәевлар гаиләсендә икенче, көтеп алынган бала. Балалар бакчасына йөрүче беренче балалары малай булса, монысы - кыз. Тудыру бүлегеннән хәбәр итүләренчә, бала сау-сәламәт, аның авырлыгы - 3 килограмм да 600...
-
Морбашта янгын фаҗигага китергән
7 майдан 8 енә каршы төндә Морбаш авылында бер янгын теркәлде. 00:00 сәгатьтә бер торак йортта янгын чыга, соңыннан янгын урынында бер ит-атның мәете табыла. Янгынчылар фаразлавынча, фаҗиганең сәбәбе - ут белән саксыз эш итү. Исегезгә төшереп үтәбез - янгынчылар 20 апрельдән бирле көчәйтелгән режимда эшли. Күзәтчелек эшчәнлегенең район бүлеге...
-
"Җәлил чаткылары"на 33 ел тулды
8 майда Җәлил бистәсендә эшләп килүче "Җәлил чаткылары" әдәби-иҗат берләшмәсенең эшчәнлегенә 33 ел тулды. Шул уңайдан берләшмәнең иҗат әһелләре Гафифә Гаффарова, Рәис Кәлимуллин, Әлфия Ногманова, Лилия Гулумова, Эльвира Ихсанова берләшмәнең беренче әгъзасы - шагыйрь, сугыш ветераны Николай Сидоров яшәгән йортта булдылар, мемориаль тактага чәчәкләр куйдылар. Берләшмә җитәкчесе Индус Мәрданшин Николай...