9 октябрь 2013 яңалыклары
-
Сарман сәләтлеләрне җыйды
Бүген, 9 октябрьдә, Җәлил бистәсендә "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты үткәрелде. Фонд бүләкләренә ия булган республиканың көньяк-көнчыгышында урнашкан тугыз район вәкилләре арасында Сарман районы мәктәпләренең сәләтле балалары һәм аларның укытучылары да бар иде. Слетта катнашучылар күргәзмәләрдә булдылар, алар өчен мастер-класслар, тренинглар, экскурсияләр үткәрелде. Соңыннан бүләкләү тантанасы булды. Бу...
-
"Өмет" ансамбле Саклаубаш авылында концерт куйды
Азнакай районы Актүбә эшчеләр бистәсенең инвалидлар оешмасы каршында эшләп килүче "Өмет" ансамбле Саклаубаш авылы өлкәннәре өчен концерт куеп китте. Физик мөмкинлекләре чикле булса да, бу үзешчән артистларның чыгышы тамашачылар күңелендә бик җылы эз калдырды. "Мондый очрашулардан без үзебез дә яшәү көче алабыз", - ди бистәнең инвалидлар оешмасы рәисе Ләйлә Карамова....
-
Җәлилдә сәләтле балалар слеты уза
Бүген Җәлил бистәсендә "Сәләтле балалар" хәйрия фонды призерларының IX слеты уза. Җиңүчеләр һәм аларның укытучылары бистә буенча экскурсиядә булачаклар, алар өчен Җәлил гимназиясендә мастер-класслар үтә. Соңыннан җиңүчеләрне бүләкләү, концерт була.
-
Сарманда яшәүче Хаҗиевлар бакчасы – күз явын алырлык
Сарман авылында яшәүче Венера һәм Нәҗип Хаҗиевларның бакчасы - күпләрнең күз явын алырлык. - Хәзер бакчада кызыбыз Люзия «хуҗабикә» инде, - ди Венера ханым. - Кечкенәдән кул арасына кереп, өйрәнеп үсте. Укытучы буларак, балаларны бүген үзе матурлык күрергә һәм тудырырга өйрәтә. Шактый еллар курчак театры түгәрәге алып барды. Андагы матурлык...