9 апрель 2014 яңалыклары
-
Петровка Завод мәктәбендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәттеләр
8 апрельдә Петровка Завод урта мәктәбенең башлангыч класс укучылары Сарман районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Быренков белән очраштылар. Өлкән инспектор укучыларны янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, янгын чыккан очракта беренче ярдәм күрсәтү ысуллары белән таныштырды, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде. Әңгәмә ахырында табышмаклар әйтешү укучылар арасында җанлы үтте.
-
Сарманга Нәбирә Гыйматдинова килә
10 апрельдә "Сарман" кинотеатрында республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге, Татарстан язучылар берлегенең Фатих Хөсни исемендәге бүләк иясе, Муса Җәлил исемендәге республика яшьләр премиясе лауреаты, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре, язучы Нәбирә Гыйматдинова белән очрашу кичәсе узачак. Башлана 13.00 сәгатьтә. Язучының иҗатын яратучылар, гомумән, әдәбият сөючеләр, рәхим итегез!