6 июнь 2015 яңалыклары
-
Сарман Сабантуена Фирдүс Тямаев килә!
Сарманга кичке Сабантуйга автор башкаручы Фирдүс Тямаев килә. Кичке Сабантуй Ял паркында узачак, башлана 19:00. Бәйрәмгә рәхим итегез!
-
Игәнәбашта да зур концерт көтелә
Ел саен Игәнәбашта Сабан туе күренекле сәнгать осталары катнашында уза. Быел да бу матур традициягә тугры калып, авылдашлары Гамир Латыйпов башкала кунакларын бәйрәмгә чакырган
-
Күтәмәле Казан кунакларын кабул итә
Күтәмәле авылы Сабан туе да ел саен Казан кунаклары катнашында үтә. Быел анда иҗатташ дуслары белән Илсөя Бәдретдинова катнашачак. Пляж волейбол буенча якташлар җәмгыяте призына турнир үткәреләчәк. Уенчыларны көтеп калалар. Сабантуй шулай ук бүген узачак. Бәйрәм дә, бәйге дә 10.00 сәгатьтә башлана.
-
Якташыбыз Зөһрә Шәрифуллина Сабантуйга кунакка кайта
Бүген, ягъни 6 июнь көнне Ләшәү Тамак авылы Сабан туена үзенең иҗатташ дуслары белән Зөһрә Шәрифуллина киләчәк. Башлана 15:00 сәгатьтә. Рәхим итегез!