САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Яңа видеопроектка старт бирәбез, дуслар + ВИДЕО

Һава торышы бераз “көйсез килен” кебек торса да, табигать үзенекен итә.

Бакчаны беренче чәчәкләр ямьли, агачлар яфрак яра, кошлар моңлы көйләрен сузалар. Димәк, бакчада эшләр башлана. Күпләр түтәлләрне казып, әзерләп куйгандыр. Ә бакчачылар өчен сезон тәрәзә төбендә үсентеләр утырту белән үк башланып китте. Үзизоляция режимында яшәгәндә, аларны ныклап тәрбияләргә аеруча мөмкинлек туды. Без бүгеннән “Безнең бакча” видеопроектына старт бирәбез һәм райондашларыбызны анда катнашырга чакырабыз. Бакчагызда, тәрәзә төбегездә нинди гөлләр, үсемлекләр үстерәсез, аларны тәрбияләү ысуллары нинди, хөрмәтле дуслар? Шуларны видеога, фотога төшереп, безгә sarmangazetam11@mail.ru электрон адресына я редакциянең телеграм битенә юллагыз. Ә без аларның иң кызыклары хакында газетабызда да язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев