САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

Җәлил бистәсеннән Даүләтҗанова Регина "Үлемсез полк" акциясендә катнаша

Бабам турында истәлек.

Бүгенге көн балаларына утлы чор-Бөек Ватан сугышы вакыйгалары тарихи әсәрләр, кинофильмнар, истәлекләр аша килеп ирешә. Бабаларыбыз истәлегенә калкып чыккан һәйкәлләр дә утлы көннәр турында искәртеп тора.

Минем бабам Гәрәй 1919 нчы елда Кәүҗияк авылында дөньяга килә. Мәктәптә укытучы булып эшли башлаган 20 яшьлек егет 1939 нчы елда армия сафларына алына. Белоруссиядә разведчик буларак хезмәт иткәндә, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышның башыннан алып ахырына кадәр фронтта була. Каты яраланып, госпитальләрдә дә ятарга туры килә.Сугышны гади солдат булып башлаган бабам өлкән лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Белоруссия, Украина җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә дә нинди генә батырлыклар күрсәтми ул. Праганы азат итүдә дә катнашып, Бөек Җиңү таңын шунда каршылый. Күкрәге тулы орден һәм медальләр, тәне тулы тимер кыйпылчыклары алып, 1945 нче елның октябрь аенда туган авылына әйләнеп кайта. Яраткан һөнәре-укытучы эшен дәвам итә.

Бөтен сәламәтлеген яу кырында калдырып кайткан бабамның бу дөньяда юклыгына инде 20 ел. Ни кызганыч , әгәр ул исән булса, мин сугыш турындагы истәлекләрне бәйнә-бәйнә сөйләткән булыр идем. Сугыш афәтләре яңадан кабатланмасын өчен, аның туган илгә китергән кыенлыклары, ачлык-ялангачлык, ятимлек турынды без бервакытта да онытмаска тиеш.

Җәлил бистәсе, Давлетзянова Регина Дамир кызы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев