САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Бәйге

“Үлемсез полк” акциясенең чираттагы катнашучысы

Бәдртдинов Зиятдин Бәдертдин улы 1923 елның 12 декабрендә Сарман районы Ләшәү Тамак авылында туган.

18 яше тулгач, 1941 елның декабрендә  сугышка китә һәм 332 нче укчылар   полкы составында сугышка керә.1942 елның 12 нче апрелендә Смоленск өлкәсенең Куян тавы (Зайцева гора) янында каты сугышлар вакытында беренче тапкыр яралана.  Өч ай дәвалангач ,яңадан сугышка китә. Витебск,Ржев,Великие Луки һәм башка шәһәрләрне алу өчен барган сугышларда катнаша.1943 елның январенда немец танкларына каршы сугышта бер танкны яндыра һәм үзе дә  аягы һәм башы бик авыр яраланып ,госпитальгә эләгә.  Күрсәткән батырлыгы өчен "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

  Госпитальдән чыккач, 3 нче  Белорусс фронтына 35 нче гвардия артиллерия полкына радиотелеграфист  итеп җибәрелә.

   Көнчыгыш Прусия оборонасын өзү өчен бик каты сугышлар бара.Неман елгасының аргы ягында немецлар көчле каршылык күрсәтәләр. Взвод командиры белән әтием салда шул елганы кичеп , дошман тылыннан немецларның координаталарын рация белән хәбәр итеп торалар , ә безнең артеллирия көчле ут ача. Безнең солдатларга алга бару өчен юл ачыла. Күрсәткән батырлыгы өчен әтием "Кызыл йолдыз" ордены белән бүләкләнә. Кенигсберг, Пиллау шәһәрләрен алуда катнаша һәм "За взятие Кенигсберга" медале белән бүләкләнә.

    Әтием  җиңүне Көнчыныш Прусия җирендә каршылый.1947 нче елның мартында демобилизацияләнә һәм туган якларына әйләнеп кайта.

   Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен әтием " 1 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены," 2 дәрәҗә Ватан сугышы" ордены,"За победу над Германией в Великой Отечественной Войне 1941-1945 г.г." медале һәм бик күп юбилей медальләре белән бүләкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев